90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театрда Роза Хәбибрахманованы искә алдылар

21 нче декабрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының күпкырлы шәхесе, Татарстанның халык артисткасы Роза Хәбибрахманованың туган көне булды. Әгәр исән булса быел аңа 80 яшь тулган булыр иде.

Шул уңайдан, 23 нче декабрьдә театрыбыз музеенда халык мәхәббәтен яулаган артисткабызны сөекле тамашачылары белән бергәләп искә алдылар. Очрашу вакытында исә театрыбызның музей мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Вәлиәхмәтовна күренекле артисткабызның үткәне, тормыш юлын хәтерләрдә яңартты. Аның ничек «бәхет эзләп» Казанга юл тотуын, биредә төрле сикәлтәле тормыш юллары үтеп, төзелешкә эшкә урнашын, анда штукатур-маляр, каменщик (ташчы) һөнәрләрен үзләштерүен билгеләп үтте.

Шулай ук ул Р.Хәбибрахманованың театрыбызга башта костюмер, ә аннан шофер булып эшкә килүен дә искә алды. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов сәхнәдәше Роза Хәбибрахманованың иске, таушалып беткән машиналарны да ничек оста йөртүен, ихлас һәм эчкерсез уены белән тиз арада халыкның сөйкемле артисткасы булып китүләре хакында сөйләде.

Аның уен-көлке яратуын, дөньяның әчесен күбрәк татыса да һәрвакыт шат күңелле, ярдәмчел, киң күңелле кеше булып кала алган олы шәхес диде. Һәм бүген шушылай җыелып искә алыыбыз аның рухына дога булып барып ирешсен иде дип тә теләде. Соңыннан Хәй Вахитның “Кияүләр” спектакле Роза Хәбибрахманованың якты истәлегенә багышланды. Чөнки күренекле артистка кайчандыр әлеге спектакльдә Бибиҗамал ролен башкарган иде.