90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театраль Сабантуй 20 июньдә була (Чыганак – “Татар-информ”)

Бәйрәмне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Апас муниципаль районы хакимияте оештыра.
20 июньдә 11:00 сәгатьтә Татарстан Апас районында XIII Театраль Сабантуй була.

Быел да традицион бәйрәмгә Татарстанның дәүләт театрлары артистлары һәм хезмәткәрләре, шулай ук күпсанлы кунаклар киләчәк.

Анда Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, «Әкият» татар дәүләт курчак театры, Өмәтбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар дәүләт драма театры, Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры, Буа дәүләт драма театры, Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры катнаша.

Театраль Сабантуйны Татарстан Президенты ярдәме белән республика Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Апас муниципаль районы хакимияте оештыра.

Чыганак – “Татар-информ”, https://tatar-inform.tatar/news/culture/10-06-2021/teatral-sabantuy-20-iyund-bula-5826513

Дата: 10.06.2021