90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театраль Сабантуй: Нәтиҗәләр!!!

17 нче август, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары һәм театр хезмәткәрләре Театраль Сабантуй уеннарында катнашып, призлы урыннар яулады. Баш батыр — Татарстанның атказанган артисты Фәтхуллин Алмаз Гыйлван улы! Гомуми уен нәтиҗәләре буенча Тинчурин театры 1 нче урында!!!

 Милли көрәш (70 кг кадәр авырлыкта):
3 урын: Илнур Байназаров

Милли көрәш (80 кг кадәр авырлыкта):
3 урын: Айдар Фәтхрахманов

Гер күтәрү:
2 урын: Хисматуллин Равил
3 урын: Хәмитов Роберт

Таяк тартышу (хатын-кызлар):
2 урын: Мөсәлләмова Айсылу

Сиртмәле бүрәнә буенча йөрү:
1 урын: Абдуллин Илнар

Бию марафоны:
2 урын: Нуруллин Алмаз һәм Камалиева Лилия

Армрестлинг (ир-атлар):
2 урын: Илматов Руслан

Аркан белән тартышу (ир-атлар):
3 урын: Хисмәтуллин Равил, Лотфуллин Айдар, Хәмитов Роберт, Хафизов Ирек, Хафизов Рөстәм.