90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театраль Сабантуй быел Апас районында үтәчәк (“Татар-информ”, автор – Рузилә Мөхәммәтова)

Татарстанда бу бәйрәм Тинчурин театры инициативасы белән оештырыла.

XIII Республика Театраль Сабан туе быел Апас районында үтәчәк.

Татарстан дәүләт театры артистлары һәм хезмәткәрләренең традицион сабан туе 20 июньгә планлаштырылган, дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат хезмәте. Башлана  — 11.00 сәгатьтә.

Сабантуй ТР Президенты ярдәме белән, ТР Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Апас муниципаль районы администрациясе тарафыннан оештырыла.

Сабан туе программасында драма артистлары һәм театр хезмәткәрләре көянтә-чиләк белән йөгерә, гер күтәрә, капчык киеп йөгерә, чүлмәк вата, капчык белән сугыша, ягъни, традицион уен-ярышларда катнаша. Ярышларда җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: милли көрәш тә була һәм анда бары тик дәүләт театры артистлары гына катнашырга хокуклы.

Театраль Сабантуй Татарстанда 2005 елдан бирле оештырыла. Беренче Сабан туе Биектау районының Әлдермеш авылында үткәрелә. Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңләп кеше катнашып килә.

Автор – Рузилә Мөхәммәтова;

Фотограф – Салават Камалетдинов;

Чыганак – “Татар-информ”, https://tatar-inform.tatar/news/culture/25-05-2021/teatral-sabantuy-byel-apas-rayonynda-t-ch-k-5824514

Дата: 25.05.2021