90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театраль күргәзмә!

Башкалабызда Халыкара театр көненә багышланган “Казан дәүләт мәдәният институтында Театр атналыгы” проекты старт алды. Шул уңайдан институтның Концертлар залында төрле сәнгать оешмаларының күргәзмәсе оештырылды. Музей мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова әлеге чарада театрыбызның данлы үткәнен чагылдырган “Юллар сине сынады, сынады сине еллар” күргәзмәсе белән катнашты.