90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Таяну ноктасы”нда кунакта!

“Таяну ноктасы”нда кунакта! 19 нчы гыйнвар, театр директоры – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов, театрыбыз режиссеры Резеда Гарипова, шагыйрә Луиза Янсуар, хореограф Резедә Муллагалиева һәм журналистлар: Рузилә Мөхәммәтова белән Ландыш Әбүдарова ТНВ каналының “Таяну ноктасы” тапшыруында катнашты. Биредә сүз “Сәйдәш. Йокысызлык” спектаклендә күтәрелгән проблемалар, шәхеснең бөеклеге һәм тормыш лабиринтының буталчыклары турында барды. Әлеге тапшыруны сез 21 гыйнвар, 11:30 – ТНВ- Татарстан;
19:00 – ТНВ – Планета каналларында карый аласыз.