90 СЕЗОН

Яңалыклар

Татар теленнән IХ Халыкара олимпиадада катнашучылар Тинчуринда спектакль карады

Быел олимпиадада Татарстан Республикасыннан 280, Россия Федерациясенең 27 төбәгеннән 150 укучы, югары уку йортларыннан 46 студент һәм 5 чит илдән 15 катнашучы көч сынаша.

Татар теленнән IХ Халыкара олимпиадада катнашучылар Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Исламия Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм” спектаклен карады. Спектакль алдыннан катнашучыларны Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сәламләде. Ул олимпиадада катнашучыларны татар телен сакларга һәм үстерергә чакырды.

“Халкыбызны берләштереп торгна серле җепләрнең берсе – бөек татар теле, чөнки нәкъ менә татар халкы вәкилләрен Җир шарының һәр почмагында диярлек очратып була. Татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә, татар халкының мәдәниятына һәм тарихына кызыксыну һәм хөрмәт уятуга юнәлтелгән бу эш укучыларга һәм студентларга татар телендә матур һәм камил дәрәҗәдә сөйләшергә, тел үзенчәлекләренә игътибар итәргә, белемнәрен киңәйтергә, татар теленә карата сакчыл мөнәсәбәт булдырырга ярдәм итә” -, дип чыгыш ясады Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

2012 нче елдан башлап Татарстан Җөмһүриятенең Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан ел саен татар теле буенча халыкара олимпиада үткәрелә. Әлеге олимпиадада республикабызда, Россия һәм чит илләрдә яшәүче мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Татар теленнән IХ Халыкара олимпиадада катнашучылар Тинчуринда спектакль карады Татар теленнән IХ Халыкара олимпиадада катнашучылар Тинчуринда спектакль карады Татар теленнән IХ Халыкара олимпиадада катнашучылар Тинчуринда спектакль карады Татар теленнән IХ Халыкара олимпиадада катнашучылар Тинчуринда спектакль карады Татар теленнән IХ Халыкара олимпиадада катнашучылар Тинчуринда спектакль карады Татар теленнән IХ Халыкара олимпиадада катнашучылар Тинчуринда спектакль карады Татар теленнән IХ Халыкара олимпиадада катнашучылар Тинчуринда спектакль карады Татар теленнән IХ Халыкара олимпиадада катнашучылар Тинчуринда спектакль карады