90 СЕЗОН

Яңалыклар

Татарстан Президенты: «Сообщество» форумы – җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасында диалог өчен абруйлы мәйданчык

«Сообщество» форумы «Казан Экспо»да 24 – 25 августта уза. Төп тема – «Россия: мәдәниятләр күп төрлелеге, гражданнар бердәмлеге». Оештыручысы – РФ Иҗтимагый палатасы. Форум социаль проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру сыйфатын арттыруга һәм секторара хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итә. Анда 1000ләп делегат, Россиянең 70ләп субъектыннан вәкилләр катнаша. Форумда К.Тинчурин театры музее редакторы Наилә Фәйзрахманова катнашты.

«Сообщество» форумы – җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасында диалог өчен абруйлы мәйданчык, идеяләр эзләү һәм актуаль карарлар эшләү урыны ул. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сообщество» форумының пленар сессиясендә хәбәр итте. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узды.

Утырышта РФ Иҗтимагый палатасы секретаре Лидия Михеева, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы урынбасары Александр Журавский, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һ.б.лар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә ачык һәм көчле дәүләттә җәмәгатьчелекнең актив катнашыннан башка тормышның бер генә өлкәсен дә күз алдына китереп булмый, дип ассызыклады. «Без илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин гражданлык җәмгыяте үсеше мәсьәләләренә зур игътибар бирүен күрәбез. Форумның бай программасы Россиянең иң яхшы тәҗрибәләрен күрсәтү һәм фикер алышу өчен киң мөмкинлекләр бирер дип ышанам» – диде Татарстан Президенты.

Ул республиканың мәдәниятләр диалогын үстерү һәм традицион конфессияләргә ярдәм итү эшендә зур тәҗрибә туплаганына игътибар итте. Бүген Татарстан территориясендә 173 милләт һәм барлык традицион дин вәкилләре тату һәм дус яши. «Гражданнарның бердәмлеге һәм бергәлеге – иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый үсеш, алга таба хәрәкәтебезнең нигезе. Милләтара һәм дини тынычлыкны, гражданлык татулыгын ныгыту безнең өчен аерым кайгыртучанлык предметы булды һәм шулай булып кала да», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Президенты гражданлык җәмгыяте институтлары: Татарстан Халыклары ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе, ТР Мөселманнары диния нәзарәте, Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе, Иҗтимагый палата һәм башка иҗтимагый берләшмәләр белән тыгыз элемтәдә торуларын билгеләп үтте, алар Татарстанда 6 меңнән артык.

«Бездә күрсәтерлек һәм сөйләрлек нәрсәләр бар. 15 елдан артык иҗтимагый процессларны җайга салу үзәге ролен Татарстан Иҗтимагый палатасы уңышлы башкара. Барлык министрлыкларда һәм муниципалитетларда иҗтимагый советлар эшли. Мөһим карарлар палата экспертларының абруйлы фикерен исәпкә алып кабул ителә. Җәмәгатьчелек катнашында һәм контроле астында социаль блок министрлыклары эшчәнлегенең максатлары һәм бурычлары формалаша. Республика дәрәҗәсендәге һәм алты муниципальара коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм үзәге булдырылды», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, якын көннәрдә, Россия Юстиция министры Константин Чуйченко белән катнашында, граждан инициативаларын үстерүгә ярдәм итү үзәге ачылачак. Ул Казанда яңа Юстиция кварталында урнаштырылачак.

Быел фондның гомуми күләме 106 млн. сумнан артык булган республиканың бердәм грант операторы булдырылды. «Моннан тыш, без 35 млн. сум өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул иттек, алар шулай ук республика конкурсы нәтиҗәләре буенча бүленәчәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

2015 елдан башлап Татарстанда коммерциячел булмаган оешмаларга һәм активистларга «Граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен» премияләре тапшырыла. Методик, мөлкәти һәм финанс ярдәме социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен җитди ярдәм булып тора, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Россиягә тышкы чакырулар һәм басым ясау фонында, тынычлык һәм татулыкны саклау, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән проектларга ярдәм итү мәсьәләләре аеруча уртак игътибар фокусында булырга тиеш. «Ватаныбызның чәчәк атуы һәм гражданнарның иминлеге хакына сезнең изге гамәлләрегез өчен барыгызга да ихлас ихтирам һәм рәхмәт белдерәсем килә. Барыгызга да нәтиҗәле эш һәм уңышлар телим», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга.

Татарстан Президенты: «Сообщество» форумы – җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасында диалог өчен абруйлы мәйданчык Татарстан Президенты: «Сообщество» форумы – җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасында диалог өчен абруйлы мәйданчык Татарстан Президенты: «Сообщество» форумы – җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасында диалог өчен абруйлы мәйданчык Татарстан Президенты: «Сообщество» форумы – җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасында диалог өчен абруйлы мәйданчык Татарстан Президенты: «Сообщество» форумы – җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасында диалог өчен абруйлы мәйданчык
Татарстан Президенты: «Сообщество» форумы – җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасында диалог өчен абруйлы мәйданчык Татарстан Президенты: «Сообщество» форумы – җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасында диалог өчен абруйлы мәйданчык Татарстан Президенты: «Сообщество» форумы – җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасында диалог өчен абруйлы мәйданчык Татарстан Президенты: «Сообщество» форумы – җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасында диалог өчен абруйлы мәйданчык Татарстан Президенты: «Сообщество» форумы – җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасында диалог өчен абруйлы мәйданчык