90 СЕЗОН

Яңалыклар

КӘРИМ ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫ 85 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН БИЛГЕЛӘП ҮТТЕ

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 85 еллык юбилее «Гөләндәм туташ хатирәсе» спектакле белән тарих битләрендә калды. Юбилей кичәсендә Татарстанның Мәдәният министрының беренче урынбасары — Эльвира Рафаилевна Камалова да катнашты. Ул Татарстанның беренче президенты — Минтимер Шәрип улы Шәймиевның котлау сүзләрен җиткерде һәм Татарстанның атказанган исемен алган театрыбыз артистлары — Рөстәм Гайзуллин, Гөлчәчәк Хафизова һәм Гүзәл Гайнуллинага диплом һәм күкрәк тамгалары белән бүләкләде. Шулай ук озак еллар театрга тугры хезмәт иткән театр хезмәткәрләренә дә рәхмәт хатлары тапшырылды.