90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Татаркино” Кастинг

Талантлы кеше – бар өлкәдә дә талантлы!

«Татаркино» оешмасы күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләчәк фильмга кастинг уздыра.
Кинокартинаның иҗат төркемендә “Татаркино” оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова, фильмның режиссеры Әмир Галиәскәров белән бергә, театрыбызның әйдәп баручы артистларының берсе – Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов та бар.
Татар киносы үсешенә лаеклы өлеш кертүче талантлы артистыбызга уңышлар телибез!