90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Тамашачы фикере» конкурсы җиңүчеләре билгеле

Күптән түгел Тинчурин театры “Тамашачы фикере” дип аталган сораштыру оештырды. Максаты – 2022 елгы иҗат сезонында иң яхшы актер һәм актрисаны ачыклау. Тавыш бирү театрның социаль челтәрдәге ике сәхифәсендә һәм рәсми сайтында барды.

Ниһаять, җиңүчеләрне игълан итәбез. Айсылу Мөсәлләмова 1424, Салават Хәбибуллин 437 тавыш җыйды.

Проект барышында тагын бер номинация барлыкка килде – “Халык мәхәббәте”. Резедә Сәләхованы туган көне белән котлап  урнаштырылган язма https://vk.com/tinchurinteatr?w=wall-46498664_21048 61 000 карау, 1980 лайк һәм 148 комментарий белән рекорд куйды.

Җиңү яулаган артистларыбызны котлыйбыз һәм “ЮВТ  АЭРО” авиакомпаниясеннән сертификатлар тапшырачакбыз! Сәфәрләрегез күңелле һәм имин булсын!

Тинчурин театры матбугат үзәге

«Тамашачы фикере» конкурсы җиңүчеләре билгеле «Тамашачы фикере» конкурсы җиңүчеләре билгеле «Тамашачы фикере» конкурсы җиңүчеләре билгеле
«Тамашачы фикере» конкурсы җиңүчеләре билгеле «Тамашачы фикере» конкурсы җиңүчеләре билгеле «Тамашачы фикере» конкурсы җиңүчеләре билгеле