90 СЕЗОН

Яңалыклар

Мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Республикасы Президенты грантларын бирү турында Указга кул куелган

Быел Татарстан Президенты грантлары алучы мәдәният учреждениеләре исемлегенә Тинчурин театры да кергән.

Мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Республикасы Президенты грантларын гамәлгә кую турындагы Указга 27 гыйнварда кул куелган.

Грантлар өчен ел саен Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп биреләчәк акчаның гомуми суммасы 349 358, 4 мең сум, диелгән Указда. Грантларны бүлеп бирү ТР Министрлар Кабинетына йөкләнгән.

Мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Президенты грантларын алучыларның тәкъдим ителгән исемлегендә тугыз мәдәният оешмасы бар.

Президенты гранты алучы оешмалар: ТР Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт симфоник оркестры, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле, «Татаркино» оешмасы, Тукай исемендәге дәүләт филармониясе, Камал театры, Качалов театры, Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры һәм Тинчурин театры.

Әлеге грантлар мәдәният учреждениеләренә 2007 елдан бирле бирелә.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова