90 СЕЗОН

Яңалыклар

СӘХНӘДӘШЛӘРЕ: «УЛ БҮТӘН ИДЕ» («СӘХНӘ» ЖУРНАЛЫ, 23.01.19, АВТОР — НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА, ДӘВАМЫ…)

Сәхнәдәшләре: «ул бүтән иде»

«Бөтен артистлар алдында да баш иям. Чөнки артист  гайре табигый зат, фидакарь зат»,  дигән иде Хәләф кызы. Аның сәхнәдәшләренә хөрмәте зур иде. Тик дус булырдай аркадашлары бөтенесе дә түгел иде. Монысы да чын талант иясенә хас. «Арысланнар көтү-көтү йөрми», дияр иде Туфан абый Миңнуллин. Бүген Тәслимә якын күргән берничә артистыбыз үзенең истәлекләре белән уртаклаша.

Марсель Җаббаров,

ТРның халык артисты:

– Кремльдәге театр баскычыннантөшеп барам. Бер чибәр генә кыз менеп килә. Күпертмә кара чәч, бадам чикләвеге кадәр моңсу, горур карашлы зур күзләр, муенында ал төстәге өрфия яулык җилферди… Кинәт туктадым да: «Гафу итегез, сез бит «Чегән кызы» спектаклендәге Лачи. Моннан берничә ел элек сез Казан каласына театраль бомба төшергән идегез. Ул Салават театры спектаклен безнең телевидениедә күрсәттеләр. Бөтен Татарстанны әсир иттегез сез ул образыгыз белән», дидем. «Әйе, мин Тәслимә, сезнең театрга эшкә кердем»,  дип кыз миңа күрешергә кулын сузды. Тәслимә белән безнең беренче очрашуыбыз менә шулай булды. Шуннан безнең театраль тормышыбыз башланды. Шул ук елларны мин «Гөнаһлы хатын» спектаклен куярга тотындым. Тәслимәгә карчык ролен бирдем. Ул аны үзлегеннән баетып, матур төсмерләр кертеп, галәмәт тә ышандырырлык итеп башкарды. Аннан сәхнәдә бергә-бергә бик күп спектакльләрдә уйнарга туры килде. Ул минем өчен бик тә җайлы партнёрша иде. Әйбәт партнёр синең ярты эшеңне эшләр, диләр бит. Иң истә калган зур эшләр: «Урланган мәхәббәт» һәм «Кайда соң син?». Әлбәттә инде икебезнең дә бик яраткан авторыбыз, менә 40 ел инде татар халкының бик яраткан, иң күп укылган авторы Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» әсәре. Анда миңа Тәминдар ролен уйнарга туры килде. Тәслимә берьюлы карчык белән Сәвилә ролен тетрәндерерлек итеп үзе уйнады. Мин еш кына таң калып сәхнә кырыеннан аның уйнаганын карап тора идем. Уфада ул мине бер-ике тапкыр үзен укыткан профессор Фәрдүнә Касыймованың өенә кунакка алып барды. Аны Тәслимә «Фортуна» дип кенә йөртә иде. Таңнарга хәтле музыка тыңлап, сәхнә турында сөйләшеп утыра идек.

Тәслимә матурым! Син минем күңелдә көчле рухлы, затлы, талантлы, сөйкемле булып калырсың. Муеныңда алсу өрфия яулык гел күз алдымда җилфердәп торыр.

Автор — Нәбирә Гыйматдинова

«Сәхнә» журналы №1, 23.01.19