90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сәрдәр Таһировский: «Күңелдәге театрга хыянәт итәргә ярамый»

 Сәрдәр  бик кызыклы һәм сирәк исемнәрнең берсеАның мәгънәсен беләсезме?

 – Ул шумер теленнән тәрҗемә иткәндә башлык, җитәкче дигәнне аңлата. Башкомандующий дигән тәрҗемәсе дә бар, тик миңа калса, бу исемгә хәрбидән бигрәк рухи мәгънә салынган.

 Сезнең гаиләгез турында интернетта кызыклы мәгълүмат барӘтиегез Таһир Абдуллин үзен Идел буе болгары дип атагандәвалаучырәссамӘниегез Гөлфирә Әхмәтҗанова журналисттрадицион булмаган медицина белән мавыкканАларгамөгаеняшәү бик җиңел булмагандырНик дигәндәтормышкавазгыятькә карашлары үзгәфикерләрен курыкмыйча әйтә алганнар.

– Алар – ирекле кешеләр. Җәмгыять белән каршылыклар булса да, үз фикерләреннән чигенмәгәннәр. Мин әнә шундый ирекле мохиттә тудым, үстем. Шунысы да бар: алар башка фикерләрне дә тыңлый, кабул итә иде. Ә бу бик әһәмиятле нәрсә.

 Сезгә алты яшь тулгачгаиләгез Венгриягә күченгәнМөгаенбу ил очраклы сайлап алынмагандыр.

– Миңа калса монда ниндидер үзенчәлекләр бик исәпкә алынмагандыр. Сәбәп гади, ул чакта көн күрү җиңел булмаган. Аннан соң бит әле Чернобыль һәлакәте булды, бу фаҗига дә безне урап узмады. Кызганыч, һәлакәт вакытында ул урынга бик якын булганбыз. Минем бит әби-бабаларым бер яктан Болгариядән, ә бер як әби-бабайлар – Казанныкылар.

 Казан ул чактан бу көннәргәчә ничек үзгәргәнКабул иттегезме шәһәрне?

– Беренче тапкыр декабрьдә кайттым, үземне бик әйбәт хис иттем, ошаган иде… Хәзер инде Казан гына түгел, дөнья үзгәрә… Ә ул чакта миңа бик рәхәт иде. Күптән кар күргәнем булмаганга да, балачагым эзләреннән узганга да. Мин бит Казанның Һади Такташ урамында тудым, җәйләребез Аракчино бистәсендә, Илдар Хановның гыйбадәтханәсе янында диярлек узды. Алма бакчасы, Идел буе, анда су коенулар хәтергә бик нык уелып калган. Ләкин ул чакта гыйбадәтханә төзелмәгән иде әле. Мин Илдар Хановны үзем белмим инде, әбием Хаҗәр, мөгаен, аларны белгәндер. Ул бит Казанның «Әкият» кафесында төп кешеләрнең берсе иде. Менә бу юлы кайткач та Аракчинода булдым, күршеләр белән очраштым. Алар әбине хәтерлиләр әле. Бу юлы алай күп йөрергә туры килмәде, чөнки бик аз вакыт эчендә спектакль чыгарырга туры килде. Мин монда бер иртәдән икенчесенә кадәр эшлим, көнгә бер мәртәбә, төнлә генә тукланам. Репетиция вакытында унар минутка ике мәртәбә генә тукталам. Актерлар үз өлешләрен тәмамлагач, ял итә, билгеле, мин исә бүленмәскә тырышам.

 Читтән килгән кеше татар милли театрын ничек күрәТинчурин театрыннан кала башкаларында булдыгызмы?

– Булдым һәм Тинчурин алар арасында традицион, хәтта консерватив театр булуы белән аерылып тора икән дигән фикергә килдем. Монда элеккеге энергия. Мин театр соңгы 30–40 елда үзгәрә дип уйлый идем, ә монда шундый спектакльләр күрдем: алар кырык ел элек ничек куелган шулай калган. Мөгаен, аларны минем әбием дә карагандыр. Мин дә, ул нәрсә күрде, ул чакта шәһәрдә нинди энергия булган икән дип кызыксынып карадым.

Бу театрга баш режиссер Туфан Имаметдинов чакырганга килдем. Без бер-беребезне ун еллап беләбез инде. Ул чакта Туфан Румыниядә спектакль куя иде, мин актерларга аның сүзләрен русчадан мадьяр теленә тәрҗемә иттем. Венгриядә дә театрлар үзгәрә, монда да соңгы елларда үзгәрешләр бар кебек. Бу – Туфанның эксперименталь режиссерлар чакыруында гына чагылмый, ул, шул исәптән мин дә, театрны музей дип кабул итә алмыйбыз. Театр үсәргә тиеш. Бу юлда хаталар да ясалырга мөмкин, начар постановкалар да куела ала. Чөнки режиссер ул барысын да күрүче Алла түгел, ул бары тик сизә, тоемлый гына ала. Ул белми, могҗизалар ясый алмый. Дөрес, могҗиза белән репетиция вакытында очрашып була. Әмма ул йә була, йә юк. Һәм аны булдыруның идеаль алымы да юк. Кайчак, кайчан «нормальный» спектакль чыгарасыз инде, дип тә сорыйлар. Андый консерватив карашлар монда да, Венгриядә дә, бөтен җирдә дә бар. Тинчурин театрында бигрәк тә. Бит биредә үзгәртеп коруларга кадәрге театраль алымнар да сакланган! Тарих китабы бер читтә торсын.

 Консерватив дигәннәнмонда бит тамашачы яңалыкларны бик өнәп бетермиМәсәлән, Тинчуринның «Умай» лабораториясе эшен кабул итмәделәр.

– Тамашачыны алдарга ярамый. Әгәр без тамашачыга ошаган продукт тәкъдим итәбез икән, бу – алдау, үзеңне сату. Дөрес, бүген тамашачы шуны тели, ә бу нормаль хәл түгел. Аңа сериаллар ошый, бу бит инде югары сәнгать тә, Шекспир да, Тинчурин да түгел. Тинчурин, мәсәлән, «Турандык»та трагедия өлешен алган. Без аңа азрак комедия дә өстәдек. Консерватив тамашачыга ярыйм дип, көтүгә иярергә ярамый чөнки. Мин бик җайлы гына итеп «сабын куыгы операсы»н да куя ала идем. Тамашачыга ошар, тик бу  театр эше булырмы соң? Театрга хыянәт итәргә ярамый. Бигрәк тә күңелдә яшәгән театрга. Тамашачы үзенә ошаганны таләп итә ала, билгеле. Миңа аны бир, моны бир, дип сорый ала. Нәкъ бәйләнчек бала кебек. Ә бәйләнчек баланың җаенда торырга кирәкме? Миңа калса, аны тәрбияләргә кирәк. Юкса аннан киләчәктә шәхес килеп чыкмаска мөмкин. Безнең максат тамашачыны әлегәчә аңа таныш булмаган күренеш, алымнар белән кызыксындырыру. Театр әнә шул яңалыкларны эзләве белән кыйммәтле дә инде ул. Бу алым эшли, шул юлдан барыйк дисәк, бу, әйткәнемчә, алдау һәм актер хезмәтен сату. Алайса, аның өчен театрга йөреп торырга да кирәкми, сатылган кешеләрне күрәсегез килсә, аларның үз урыннары бар.

Актер бик нәзберек җан бит ул. Әйтик, миннән бер актриса: «Бию булачакмы, мин җырлаячакмынмы соң?» – дип сорады. Мин аңа, әйе, җыр, бию бик яхшы эшли, бик җәлеп итә, әмма сез тагын да зурракка лаексыз, дидем. Кичә прогоннан соң сөйләштек, ул инде үз көченә ышанган иде. Актер яңа чикләр ачканда гына үзенең ышанычын, милләтен аклый ала. Тинчурин да бит үз вакытында прогрессив кеше булган, яңалыклар керткән. Без шундый шәхескә хыянәт итә алмыйбыз бит инде. Алга барырга, прогрессив спектакльләр куярга кирәк.

 Сүз уңаеннан«Турандык»ның ни өчен нәкъ менә Тинчурин тәрҗемәсен алырга булдыгыз?

– Аны миңа Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан Туфан Имаметдинов тәкъдим итте. Әмма без аны театр актеры Илфак Хафизов белән редакцияләдек һәм Карло Гоцциның оригинал текстыннан да байтак өлешләрне керттек. Нәтиҗәдә нигездә Тинчурин кузаллавы ята, ул фәкать баетылды гына. Мин спектакль вакыйгаларын әнә шундый чишелештә күрдем.

 Тагын бер момент бар бит әле«Хан кызы Турандык» спектакле Камал театрында да куелдыТамашачы телиметеләмимеике куелышны чагыштырачакКайсындыр уңышлыкайсындыр уңышсызбәлки, кабатлау, дип бәя бирәчәкСез шундый чагыштыруларгабәяләүгә әзерме?

– Һәрвакыт чагыштырачаклар инде. Әйтик, Румыниядә куйсам да, минем икенче спектакльне беренчесе белән чагыштырачаклар. Кешенең табигате шундый, нишлисең. Камал театрында ничек куелгандыр, белмим, миңа калса, бу бөтенләй башка спектакль булачак. Чагыштырырга кирәкмидер. Әйтик, Тинчурин Карло Гоццины үзенчә аңлаган һәм үзенчә эшкәрткән. Без тамырларны истә тотып, көнбатыш белән көнчыгыш Европаны һәм Шәрык дөньясын берләштерергә тырыштык. Анда, бу хәл Кытайда булганмы, дигән сорау да бар. Гоцци бит Кытай хәлләре турында язмый, ул Көнбатышның яки Европаның Кытай турында ни уйлавы турында яза. Бу – Кытай турында әкият. Аны аңларга һәм кабул итәргә кирәк. Шуңа да ул «Мең дә бер көн» дип атала. Монысын исә Шәһрезадәнең «Мең дә бер кичә»се белән бутарга ярамый. Бу – бик борынгы әкият.

 «Турандык»  сезнең икенче эшегез. Аңа кадәр үзегез турында спектакль куйган идегез.

– Бусы да азрак үзем турында инде. Нинди генә әсәргә алынма, барыбер үзең килеп кушыласың. «Ядәч»кә килсәк, ул да бит минем балачак турында гына түгел, ул коллектив тәҗрибә булды. Без сәясәткә түгел, кешеләр язмышына кагылдык. «Турандык»та исә Көнбатыш белән Көнчыгыш илләре очрашуы. Миңа калса, хәзер дөньяда бу очрашуларның кульминациясе. Дөнья кечерәеп калды кебек, беркая качып котылып булмый. Үз фикерең белән ялгызың калып булмый. Фикерләр бөтен тарафтан сиңа агыла да агыла… Турандыкның система белән проблемалары бар. Дөнья бит ул, глобаль алганда, акылдан шашкан. Шуңа күрә Турандыкны да акылдан шашкан дип саныйлар. Ул бит дөнья аркасында акылыннан шаша. Һәм бу безнең барыбызга да кагыла. Башкалар да шулай тояр дип уйлыйм.

Без театрга барыбыз да ялгыз килеп керәбезШул вакыт берсе көлеп куяаның кәефе сиңа килеп бәрелә һәм син дә көләсеңКемдер еласасин дә аның хисләрен аңлыйсыңӘгәр инде телефоныңа багынмаган булсаңТеатр ул шундый җирмонда ялгызлык та гомумигә әйләнәшатлык та уртаккаМонда шуннан да олырак могҗиза була алмыйБерзаман син башка кешене аңлый башлыйсың һәм сез бергәләп нәрсәдер эзли башлыйсызСин, бер караганда, тик утырасыңә эчтә активлык бараСин күңелеңнән актерга ярдәм итә башлыйсыңБезнең культура (зәвыкинтернет комментлары хәлендә түгел әле дип өметләнәсем киләӘмма… Без гаепли һәм нәтиҗәләр генә эзли торганга әйләндек шул.

Шуңа күрә репетициягә чит кешеләрне кертәсем килми. Чит кеше актерның бүген бик үк яхшы халәттә булмаган чагына туры килергә мөмкин. Ул бит атналар буена сузылган процессны күрми һәм нәрсә инде бу (!) дип гаепли башлый. Әлбәттә инде, бер-береңне йолыккалый башласаң, могҗиза тумый. Могҗиза эзләү юлында безгә барыбызга да кемнәргәдер каршы торырга, кыю булырга, хәтта хаталанырга да туры килә. Ә кыюлык кирәк. Кыюлык җитмәсә, актерларга хыянәт итәчәкбез. Алар үзгәрергә, тәҗрибәләр аша узарга тиеш. Андый юл узмасалар, алар бары тик хезмәтчеләр хәлендә калачак. Алар хезмәтче түгел.

Актер кеше колы түгелул  Алла колыҮзебезне Алладан өстен куярга ярыймы соңТамашачы телефонын кабыза икәнул үзен актердан өстен куяТелефон кабына икәнзалдан чыгып китү хәерле.

Моннан берничә ай элек вафат булган бөек режиссер Питер Брукның (ул да инглиз патшабикәсе кебек үк карт иде инде) Римда спектаклен карадым. Спектакль вакытында кемнеңдер кулында экран кабынып китсә, янына барып, сүндерегез, дип кисәтәләр иде. Шушы кагыйдәне үзләштерергә кирәк. Театрда үзеңне телевизор каршындагы кебек тотарга ярамый. Монда безнең алда тере кешеләр. Алар алдында ваемсыз кыланып, күңелләрен үтерәбез бит. Ошамый икән, чыгып китәргә кирәк. Гадел булыйк, ниһаять!

 Хәзерге вазгыятькә туры килгән тагын нинди пьеса куяр идегез?

– «Турандык» заманга бик туры килә. Анда бар да бар. Карагыз, нинди матур декорация (буш сәхнәгә төртеп күрсәтә). Әйе, бу – ирония. Әгәр язылганча бай декорация корып булмый икән, талпынырга да кирәкми. Арзанлы нәрсә ул бөтен мәгънәне боза. Шуңа без байлыкны костюмнарда чагылдырдык, ә декорация урынына бушлык һәм сәхнәдән залның буеннан буена сузылган лампочкалар гирляндасын гына кулландык.

 Казанда яшәп иҗат итә алыр идегезме?

– Әйе.

 Монда салкындөнья соры булып тоелмыймы?

– Йөрәгеңдә җылылык булса, салкын куркытмый.

 Татарча сүзләр запасы арттымы соң?

– Акрынлап арта. Сүз саен Алла бирса дип кабатлый башладым. Вакыт аз бит, ә актерлар мин аңласын өчен һәр җөмләне тәрҗемә итеп баралар. Ә кайчак мин яңгыраш һәм татар музыкасы ярдәмендә аңларга тырышам. Килеп чыга кебек. Аң уяна.

 Әтиегезне Казанга алып кайтыр идегезме?

– Аны ничек кабул итүләрен белеп булмый бит. Аны аңларлармы? Берничә ел элек Казанга кайтып килде ул, монда аның эзләре бар. Мәсәлән, Горький паркында Сәрдәр Вәисов каберендә аның һәйкәле тора. Ул аны Советлар Союзы вакытында, Киевтан ерак булмаган бер шәһәрдә ясады. Аны ике шешә аракы хисабына Казанга кайтарып җиткерделәр. Ул рәссам да, экстрасенс та. Венгриядә әти бик популяр, китаплары да бар. Аны бик күп җирләргә чакыралар, әмма ул үзенең күңелен сатмый. Әни исә журналист иде. Мин бит балачакта Чернобыль һәлакәте аркасында авырдым. Бу хакта бик сөйлисем дә килми инде… Әти белән әни Казаннан минем хакка күченделәр. Аннан соң туксанынчы елларда Һади Такташ урамында үсмерләр наркотиклар белән бик мавыгалар иде. Без дәү әни яки әни белән подъездга кергәндә, еш кына кулында урын калмаганлыктан аягына шприц кадап маташкан кешеләргә тап була идек. Шуңа киттеләр алар.

 Бу юлы Казан урамнарында йөрергә вакытыгыз булмагандыр инде.

– Бик аз булды. Әмма «Әкият»кә барып килдем. Бәлки әбием Хаҗәр традицияләре саклангандыр дип бардым. Һәм өчпочмак алдым. Ошады.

 Ихлас әңгәмә өчен рәхмәт!

– Беләсезме, мин үземне тамашачыдан өстен куярга теләмим. Үземне аңа лаек дип санамыйм. Монда кешеләр күңел җылысын эзләп килә дип уйлыйм. Шундый спектакльләр караганым бар, анда тамашачы белән спектакль арасында энергия туа. Бу спектакль тәҗрибә, әмма тамашачыга ул якын булыр дип уйлыйм.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова