90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Сәйдәш. Йокысызлык” спектакле турында тамашачы фикере

Чулпан ханым: Җан бәргәләнә…
Әллә минем җан, әллә  ияреп кайткан Сәйдәш җаны…

@k_tinchurin_teatri да @prosto_lu белән Резеда Гарипованың «Сәйдәш. Йокысызлык» лабиринт спектаклен карап кайтканнан соң  кичергән хисләр бүген дә тынмый…
Мондый форматтагы спектакльне беренче тапкыр каравым.  Интерактив дияргәме, иммерсивмы… анысын төгәл театраль тәнкыйтьчеләр бәяләр.

Гади тамашачы буларак, шуны гына әйтәм: ят, әмма шундый кызыклы форматтагы спектакль бу. Актерлар  тамашачыларга караганда күбрәк. Алар янәшәдән күзеңә түгел, маскаларын салырга мәҗбүр ителгән күңелеңә үк карап узып китәләр. Артларыннан ияреп театр буйлап йөрисең.  Тинчурин театрының бөтен почмагында булдык бугай, күп йөрдек. Әмма хәзергә кадәр кайларда булганымны анык кына әйтә алмыйм.

Лабиринтта идем. Сәйдәш җанындагы лабиринтта. Татарның бөек композитор Салих Сәйдәшевнең уйларында, төшләрендә булдым, кичерешләре чоңгылында калдым. Ул үзе дә күп төрле Сәйдәш иде.

Сәйдәш төшләреннән торган спектакль. Менә ул дусты Кәрим Тинчурин янында (ай, көчле куелыш), менә ул вальс яза (нәфислек дөньясы), менә ул хатыны белән (мәхәббәтсез буламы инде?!), менә ул система белән очраша…

Бик күп детальләр… аларның барысын да аңлап бетереп тә  булмый. Шуңа кайткач та, ул дөньядан чыга алмый йөрелде бугай… урыслар әйтмешли, послевкусие бииик озакка җитә.

Актерлар уйнавы сокландырды. Шуның кадәр күңелләрен биреп уйнадылар, юк, уйнамадылар, яшәделәр… Салих Сәйдәшевнең бөтен фаҗигасен ачып бирделәр кебек. Кеше кадерсезлеге, даһиларны бәяләмәү, аларны каралтырга,  юкка чыгарырга теләү…

Театрдан куылган Салих Сәйдәшевнең гомеренең ахырына кадәр ап-ак костюмнардан нигә театр янына килеп тәмәке пыскытуын белә идегезме? Җавабын бу спектакльдән табарсыз.

Аның җаны һаман да театр янына килеп тәмәке пыскыта торгандыр. Һәркөнне поездларын Сәйдәш маршы белән  озаткан Казанда төзекләндерелергә  дип ябылган Сәлих Сәйдәшев музее һаманга кадәр ачылмый. Ә бит ТАССРның 100 еллыгына ачылачак дип әйткәннәр иде. Аны кадерсезләү дәвам итә түгелме?!.