90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Сәйдәш. Йокысызлык“ “Нәүрүз” театр фестивалендә күрсәтелде!

Хөрмәтле тамашачыларыбыз! 7 нче июнь, 12.00 һәм 15.00 сәгатьләрдә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Төрки халыкларның XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале кысаларында, Луиза Янсуар белән Резеда Гарипованың “Сәйдәш. Йокысызлык” спектаклен күрсәтте. Режиссеры – Резеда Гарипова. Лабиринт жанрында куелган әлеге спектакльне фестиваль кунаклары да, тамашачылар да яратып карады.