90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сүнмәс йолдыз яктысында!

6 нчы февраль Кәрим Тинчурин театры музеенда “Сүнмәс йолдыз яктысында!” дип аталган, Кәрим Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы кызыклы вакыйгаларга, истәлекләргә багышланган тарихи-мәдәни экскурс үтте. Әлеге проектның авторы театрыбызның музей мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре – Розалия Вәлиәхмәт кызы Чабатова. Махсус кунак – күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты – Рабит Батулла.