90 СЕЗОН

Яңалыклар

Робот катнашындагы пьесаны язачак драматургны исеме билгеле булды

Тинчурин  театрында «Соф(т) татарча» дигән драматурглар өчен лаборатория җиңүчесе игълан ителде.

Тинчурин театры сәхнәсендә куелачак спектакльнең пьесасын драматург Рәмис Нәҗмиев язачак. Әлеге карарны Тинчурин театрының баш режиссеры, лабораториянең кураторы  Туфан Имаметдинов рәислегендәге мәртәбәле жюри чыгарды.

Искәртеп узабыз, 2022 елның маенда Тинчурин театры Габдулла Тукай Әдәби музее  белән берлектә «Соф(т) татарча» дигән драматурглар өчен театраль лаборатория башлап җибәрде.

Лабораториянең максаты — татар телендә сөйләшкән робот катнашкан  пьеса булдыру. Лабораториянең темалары — өлкән буын татарларның цифрлы техника һәм яңа технологияләр белән үзара мөнәсәбәте.

Лаборатория кысаларында 31 майда Габдулла Тукай Әдәби музеенда драматурглар Тинчурин театрының режиссеры Туфан  Имаметдинов һәм музейның директоры Гүзәл Төхвәтова белән очраштылар. Драматурглар Габдулла Тукай музеенда экскурсияләр уздыручы «Апуш» исемле робот белән танышты. Әңгәмә барышында драматургларга булачак пьесаның синопсисын һәм өч күренешен язарга кушылды. Нәтиҗәдә, жюри игътибарына  җиде драматург тарафыннан алты эш тәкъдим ителде.

Спектакльне Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәгә куячак.

Премьера Тинчурин театрының 89 нчы театраль сезонында көтелә һәм республикабыз президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2022 елда игълан ителгән Татарстандагы Цифровизация елына багышланачак.

Тинчурин театры матбугат үзәге