90 СЕЗОН

Яңалыклар

К. ТИНЧУРИН КАБЕРЕНӘ ЧӘЧӘКЛӘР САЛУ ЧАРАСЫ УЗДЫ

Бүген, 15 нче сентябрь, бөек драматург, актер һәм режиссер К.Тинчуринның тууына 131 ел тулды. Шул уңайдан аның каберенә чәчәкләр салу чарасы булды. Әлеге традицион чара ТР Мәдәният Министрының сәнгать бүлеге җитәкчесе –  Дилия Флюровна Хәйретдинова, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры –  Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов чыгышыннан башланып китте.

Чарада К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы һәм шулай ук башка театр һәм Язучылар берлегеннән вәкилләр дә бар иде.

Чара Ш.Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Азат хәзрәтнең Кәрим Тинчурин рухына дога укып, ул күмелгән урынга чәчәкләр салу белән тәмамланды.