90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сезонның беренче премьерасына әзерлек башланды!

Кадерле дуслар! Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында тиздән ачылачак яңа 88 нче сезонның беренче премьерасына әзерлек башланды. Коллектив Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I “Алкыш” коллаборацион театраль лаборатория-семинарында эскиз буларак тәкъдим ителеп, катнашучылар һәм театр тәнкыйтьчеләренең уңай бәясенә лаек булган Салават Юзеевның “Кияү урлау” комедиясен сәхнәләштерә. Режиссеры — Регина Саттарова, рәссамы — Ләйсән Хөсәенова, композиторы — Гөлнара Тимербулатова. Спектакльдә театрыбызның күренекле артистлары Зөфәр Харисов, Лилия Мәхмүтова, Ирек Хафизов, Илфак Хафизов, Зөлфәт Закиров, Айсылу Мөсәлләмова, Диләрә Фәттахова, Булат Зиннәтуллин, Салават Хәбибуллин катнаша.