90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сафия Хөснетдинованың кызы Зөлфирә ханым театрда кунакта булды!

Театрыбызда озак еллар эшләгән артистка Сафия Хөснетдинованың кызы Зөлфирә ханым театрга кунакка килде, музей җитәкчесе Розалия ханым белөн очрашты, истәлекләр белән бүлеште. Музей җитәкчесе фотосурәтләр, афишалар аша Сафия ханым эшләгән елларга сәяхәт кылды, бигрәк тә авыр сугыш елларындагы сәхнә хезмәте зурлап искә алынды.
Сафия Хөснетдинова үзенең иҗат юлын 1933 елда Татар дәүләт академия театрының колхоз филиалында башлап җибәрә һәм тиз арада тамашачыларга таныла. Театрның оештырылу елларында, Бөек Ватан сугышы чорында коллективның иҗади үсешенә зур өлеш кертте. “Миңлекамал”, “Кайту”, “Мәшәкатьле ай”, “Сөеклеләр”, “Кунак егете”, “Украина далаларында” һ.б. спектакльләрдә җаваплы рольләр башкарды.