90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сания Исмәгыйлеваны туган көнендә искә алдык

Бүген, 4 март көнне, ТАССРның халык артисткасы, театрыбызда 1951-1986 елларда эшләгән, күп рольләр уйнаган Сания Нургали кызы Исмәгыйлеваның туган көне. Исән булса, аңа 92 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, театрыбыз музеенда Сания Исмәгыйлеваның үзе ясаган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Ул рәсемнәрендә табигать күренешләрен сурәтләргә, чәчәкләр ясарга яраткан. Театр музеенда урын алган күргәзмәдә тамашачылар әлеге эшләр белән таныша ала.