90 СЕЗОН

Яңалыклар

Салават Хәбибуллинны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 13 ноябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты ХӘБИБУЛЛИН САЛАВАТ СӘГЫЙДУЛЛА улының туган көне!

Хөрмәтле Салават Сәгыйдулла улы, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!