90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сагынабыз, юксынабыз, хәтерлибез…

Бүген, 21 нче апрель, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Рәхим улы Тумашевның туган көне. Әгәр исән булса, аңа бүген 98 яшь тулган булыр иде…
Равил Тумашев 1923 елның 21 апрелендә Семипалат шәһәрендә театр сәнгате әһелләре гаиләсендә туа. Әтисе Семипалат рус драма театры каршындагы татар труппасы режиссеры, әнисе шул труппаның артисты, аннан данлыклы режиссер Кәшифә Тумашева.
Р.Тумашев 1963-1985 нче елларда Татар дәүләт күчмә театрында баш режиссер булып эшли. Бу дәвердә ул алтмышка якын спектакль куя. Дөнья, рус һәм татар классиклары әсәрләреннән тыш Т.Миңнуллин, А.Гыйләҗев, И.Юзеев, Р.Хәмид, Ю.Әминев һ.б. атаклы драматургларның беренче әсәрләрен сәхнәгә күтәрә.
Татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән Равил Рәхим улы Тумашевның рухы шат булсын! Күренекле режиссерыбызны бүген дә бик сагынабыз, юксынабыз…