90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сагынабыз, юксынабыз, хәтерлибез

Бүген, 10 мартта, Татарстанның халык артисты Хәлил Зәки улы Мәхмүтовның туган көне. Әгәр исән булса, бүген аңа 81 яшь тулган булыр иде… Хәлил ага 2012 елның 28 сентябрендә арабыздан китеп барды. Ул башкарган санап бетергесез рольләр халык хәтереннән югалырлык түгел. Татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән артистыбызның рухы шат булсын! Яраткан артистыбызны бүген дә бик сагынабыз, юксынабыз…

Төп рольләре: Туктаров –Т.Миңнуллин «Үзебез сайлаган язмыш», Малик – И.Юзеев «Кыр казлары артыннан», Хәйретдин – Ф.Бурнаш «Яшь йөрәкләр», Иртуган – Т.Миңнуллин «Без бит авыл малае», Күрән би – Н.Фәттах «Итил суы ака торур», Кәрим – Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзи «Башмагым», Николай Александрович – К.Тинчурин «Сакла, шартламасын!» һ.б.