90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сагынабыз, юксынабыз, хәтерлибез…

Бүген, 24 нче августта, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ибраһимов Сафьян Шәрифҗан улының туган көне. Әгәр исән булса, аңа 95 яшь тулган булыр иде…
Танылган композитор, актер һәм музыкант Сафьян Ибраһимов 1926 нчы елның 24 нче августында Казан шәһәрендә туа. 10 яшендә ат койрыгын такта кисәгенә беркетеп мандолина ясаган С.Ибраһимов үзлегеннән төрле уен коралларында уйнарга өйрәнә. Халык иҗат йортында укып сәләтен арттыргач, төрле сәнгать оешмаларында музыкант, укытучы булып эшли. 1959-1986 нчы елларда Республика күчмә – бүгенге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында музыка бүлеге мөдире вазыйфасын башкара, 100 дән артык спектакльләрне музыкаль яктан бизи, бер үк вакытта, артист буларак, үзенчәлекле образлар да тудыра.
Сафьян Ибраһимов – танылган җырлар авторы да! Аның “Йөрәгеңдә кем икән?”, “Күрәзәче”, “Картаямыни соң йөрәк?” һәм башка бихисап җырлары күптән инде тамашачы күңелен яулады.
Татар театр һәм музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткән Сафьян Шәрифҗан улы Ибраһимовның рухы шат булсын! Күренекле шәхесебезне бүген дә бик сагынабыз, юксынабыз…