90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сагынабыз, юксынабыз, хәтерлибез…

Бүген, 26 нчы июнь, Татарстанның халык артисткасы Шәкүрова Һаҗәр Закир кызының туган һәм вафат булган көне. Әгәр исән булса, аңа 81 яшь тулган булыр иде…
Һаҗәр Шәкүрова 1940 нчы елның 26 нчы июнендә Саба районы Олы Саба авылында дөньяга килә. 1964 нче елдан элеккеге Республика күчмә – хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. Ул тудырган иң матур рольләр – Айгөл (М.Кәрим “Айгөл иле”), Әлфия (В.Сәйфуллин “Умырзая”), Камилә (Ш.Камал “Хаҗи әфәнде өйләнә”), Мөршидә (Т.Гыйззәт “Ташкыннар”), Мәрзия (Т.Миңнуллин “Гармун уйный беләсеңме?”), Флюра (И.Грекова “Тол хатыннар көймәсе”), Зөһрә (Г.Зәйнашева “Җаным җәл түгел сиңа”) һәм башка кабатланмас рольләре белән тамашачы күңелен яулады.
Татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән Һаҗәр Закир кызы Шәкүрованың рухы шат булсын! Яраткан артисткабызны бүген дә бик сагынабыз, юксынабыз…