90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сагынабыз, хәтерлибез, юксынабыз

21 нче декабрь – Татарстанның халык артисткасы Роза Хәбибрахман кызы Хәбибрахманованың туган көне. Әгәр исән булса, аңа бүген 79 яшь тулган булыр иде…
Роза Хәбибрахман кызы 2011 нче елның 21 нче гыйнварында арабыздан китеп барды.
Төп рольләре: Фәйзә (“Хәйләсез – дөнья файдасыз”, К.Тинчурин), Суфия (“Гайфи бабай, өйлән давай!”, Г.Зәйнашева), Гөлнур (“Сүнгән йолдызлар”, К.Тинчурин), Мөслимә (“Саташу”, Т.Миңнуллин), Мәрьям (“Яучылар”, Т.Закиров) һ.б.
Роза Хәбибрахманованы бүген дә бик сагынабыз, юксынабыз…