90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сагынабыз, хәтерлибез, юксынабыз!!!

1 нче декабрь – РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Мәхмүтова Исламия Һидиятулла кызының туган көне. Әгәр исән булса, аңа 77 яшь тулган булыр иде…
Татар театр сәнгатенең якты йолдызы И.Мәхмүтова иҗатының беренче көннәреннән үк үзен төрле пландагы катлаулы рольләрне дә табигый уйный алырлык талантлы, әйдәп баручы артистка итеп таныта. Ул 55 елдан артык иҗат дәверендә Шәмсекамәр («Шәмсекамәр» Мөхәммәт Әблиев), Ясминә («Кыр казлары артыннан» Илдар Юзеев), Биатриче («Ике хуҗаның хезмәтчесе» Карло Гольдони), Зәмзәмбану («Ташкыннар» Таҗи Гыйззәт), Ана («Әниемнең ак күлмәге» Шәриф Хөсәенов), Койтым бикә («Итил суы ака торур» Нурихан Фәттах), Жиһан («Башмагым» Таҗи Гыйззәт, Җәүдәт Фәйзи), Кураж ана («Кураж ана һәм аның балалары» Бертольд Брехт), Рәшидә («Ефәк баулы былбыл кош» Аяз Гыйләҗев) һ.б. кебек зур осталык, югары профессионализм белән сугарылган төрле характердагы бихисап рольләр башкарды. Ихлас, ялкынлы, кабатланмас иҗаты белән чын-чынлап тамашачылар мәхәббәтен яулады, дан казанды. Халкыбызның сөйкемле сөякле даһи артисткасына әверелде.
Театр сәнгате тарихында тирән эз калдырган, халык мәхәббәтен, хөрмәтен казанган легендар артистканы бүген дә сагынабыз, хәтерлибез, юксынабыз…