90 СЕЗОН

Яңалыклар

Рөстәм Гайзуллин: “Эфирга чыгуга авыз да ерыла, күз дә ачыла” (Автор – Алсу Сәлахова, чыганак – “Сираҗи сүзе” газетасы)

– Күпчелек театр артистлары авыл балалары. Бу яктан сез Казан егете булуыгыз белән аерылып торасыз. Иҗатка һәм туган телгә мәхәббәтне кем сеңдергән икән?

– Мин үзем аның сәерлеген күрмими. Татар мәктәбендә, 13нче гимназиядә укыдым. Әни Сабадан, әти Балык Бистәсеннән. Балачак авылда кәҗә сөтен эчеп үтте инде. Гаиләдә мин бердәнбер бала, “псих-одиночка” дип атыйм үземне (көлә). Әти-әнинең сәнгатькә алай ук кагылышы юк инде: авылда булсам да, шәһәрдә булсам да, кичләребез әтинең баянга уйнавы, әнинең җырлавы белән уза иде. Авылда торганда бабай мәрхүм: “Эх, улым, көең юк, көең булса, баянда уйнарга өйрәтер идем мин сине”, – дия торган иде. Бабай миңа 3 яшь ярым булган вакытта үзе уйлап чыгарган такмакларны өйрәткән. Беренче хезмәт хакымны да шуларны җырлап алганмын. Авылда бер абзый мине күргән саен: “Әйдә, энем, җырла әле!” – дип, биш тиен биреп җибәрә торган булган. Әти-әни икесе дә заводта эшләгәнгә, авылга еш кайта идем. Әтием “Тасма”да, әнием пешекче булып эшли иде. Тел ягыннан, татарча сөйләшеп үстем. Әле улларым да балалар бакчасына барганчы русча сөйләшә белмиләр иде, акцентлары булды. Аннары инде өйрәнеп беттеләр… Өйдә русча сөйләшкәннәрен ишетсәм, “Малайлар! Татарча!” дип күрше бүлмәдән “тәрбияләп алам”.

– Укып бетергәндә “Кая барыйм икән?” дигән уйлар булдымы?

– Юк, 9 сыйныфтан соң калыргамы икән әллә дип тә шикләнмәдем. Башка уку йорты турында уйлап та карамадым. Мәктәптәге чараларда катнаштым, шактый актив идем, оешмаларга президент итеп сайланган чаклар да булды… Театр училищесы имтиханнарына дип килгәндә, бусаганы атлап керүгә үк “Бу минем урыным!” дигән тойгы барлыкка килде. Имтиханнарны бирә алмам, алмаслар дип уйлап та карамадым.

– Укуы авыррак идеме, әллә эшләү процессымы?

– Ул икесе ике төрле әйбер инде. Уку ул дүрт елдан соң үтә дә китә. Ә эш буенча – һаман хезмәттә. Аннары театр училищесында укуны уку дип тә әйтеп булмый, ул үзе бер могҗиза иде. Иртәнге 9дан кичке 6га хәтле укыдык. Кайту теләге дә, ару да, тую да юк иде. Училищедан көн саен туп-туры театрга бардык. Анда студент таныклыгын күрсәтмәсәк тә таныйлар иде инде: гардеробта да, буфетта да (көлә). Андый уку йорты бүтән юктыр, мөгаен: өлкән курсмы, кече курсмы, вахтермы, укытучымы, идән юучымы, директормы ул – бөтенесе бер-берсен исемләп белә. Аерым мохит иде ул!

Автор – Алсу Сәлахова;
Тулырак – “Сираҗи сүзе” газетасы, 12 (108) сан, 15-30 июнь, 2020.