90 СЕЗОН

Яңалыклар

Рөстәм Гайзуллин туен нигә 1 елга кичектергән? (Чыганак – “Шәһри Казан”, автор – Лилия Локманова)

Артист, алып баручы Рөстәм Гайзуллин кәбисә елында өйләнмичә, туен 1 елга кичектергән булган. 20 яшьтә өйләнәсе егетне әти-әнисе өйләнми торырга күндергән.

– 20 яшьлек егетләр-кызлар андый әйберне уйлап тормый инде. Әти-әни әйткән, димәк, закон. Әле бит “на всякий случай” дигән әйбер дә бар. Бу юктан гына чыкмаган. Аңлашыла, дин буенча бу дөрес әйбер түгел ул. Бу сәбәпләрнең берсе генә булгандыр. Мөгаен без туй ясарга әзер дә булмагандыр ул вакытта. Кәбисә елы булып, әзерләнер өчен вакыт бирелгәндер, – ди Рөстәм Гайзуллин.

Яшьли өйләнешсәләр дә, Гайзуллиннар гауга чыгарып, тавышланып, бер-берсенә үпкәләп йөрмәү яклы.

– Без башта минем әти-әни белән яшәдек. Берсендә әтидән сорыйлар икән: ничек яшьләр, торалармы? “Белмим, алар талашалармы икән соң? Талашканнарын да ишеткән юк”, дигән. Төрле чаклар була, әмма әти-әнигә, балаларга сиздереп, алай тавышланып йөргәнебез юк, – ди дистә елдан артык гаилә стажы булган артист.

Сүз уңаеннан, Рөстәмнең хатыны Альбина да актриса. Ул Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында эшли.

– Икебез бер һөнәр иясе булгач, әйбәт кенә. Берсендә спектакльдән соң әни белән кайтып барабыз. Әни дәшми. Гадәттә ул “Молодец, әйбәт спектакль” дияргә яисә башкача мактарга мөмкин. Әнигә ошамагандыр дип уйлап барам эчтән генә. Өйгә кайтып җитәрәк кенә әни: “Улым, бу спектакльне Альбина карадымы соң?”, ди. Әйе, дим. “Соң, үбешәсең бит син анда!”, ди. Шундый очраклар, гастрольләрне башка һөнәрдәге хатын аңлар идеме икән? Өйдә без эш турында сөйләшмәскә тырышабыз, – диде Рөстәм Гайзуллин.

Автор – Лилия Локманова;

Чыганак – “Шәһри Казан”;

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rstm-gayzullin-tuen-nig-1-elga-kichektergn

08.02.2020 – Читка пьесы Туфана Миннуллина(Фото Салават Камалетдинов )