90 СЕЗОН

Яңалыклар

Руфия Мөхәммәтҗанованы туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 5 февральдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры кассиры МӨХӘММӘТҖАНОВА РУФИЯ МАНСУР кызының туган көне.

Хөрмәтле Руфия Мансур кызы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!