90 СЕЗОН

Яңалыклар

Резедә Хәкимуллинаны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 13 гыйнварда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының киемнәр тегү цехы хезмәткәре ХӘКИМУЛЛИНА РЕЗЕДӘ РИЗВАН кызының туган көне.

Хөрмәтле Резедә Ризвановна! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!