90 СЕЗОН

Яңалыклар

Резедә Сәләхованы туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 8 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты СӘЛӘХОВА РЕЗЕДӘ НУРИСЛАМ кызының туган көне.

Хөрмәтле Резедә Нурислам кызы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!