90 СЕЗОН

Яңалыклар

Режиссер Резеда Гарипова «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде

12 нче гыйнварда, Т.Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» спектакле алдыннан, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов режиссер Резеда Гариповага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен тапшырды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов билгеләп үткәнчә, К.Тинчурин театры сәхнәсе бик күп артистларга һәм режиссерларга театр дөньясында үз урынын табарга ярдәм итте.

Күкрәк билгесен тапшыру вакытында директор Фәнис Мөсәгыйтов: «Резеда Гарипова – театр сәнгате өлкәсендәге тәүге адымнарын безнең сәхнәбездә атлаган күренекле шәхесләребезнең берсе. Резеда Гарипованың нәкъ менә безнең театрыбыз аша танылуы белән коллективыбыз чиксез горурлана» – диде һәм режиссерны шундый бүләккә ия булуы белән ихлас котлады.

Резеда Гарипова К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, куючы режиссер буларак, 2013-2021 елларда эшләде.

Театрда эшләү дәверендә ул К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», Х.Вахитның «Туй алдыннан», Дж.Родариның «Чиполлино маҗаралары», Э.М.Ремаркның «Без барыбыз да кешеләр», И.Юзеевның «Гашыйклар тавы», Ш.Хөсәеновның «Чулпан», Л.Янсуар белән Р.Гарипованың «Карурман», «Сәйдәш. Йокысызлык» кебек бер-берсенә охшамаган 13 спектакль сәхнәләштерде. «Сәйдәш. Йокысызлык» спектакле исә «Алтын битлек» Россия милли театр премиясенең лонг битенә керде.