90 СЕЗОН

Яңалыклар

Равил Хисмәтуллинны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 28 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры машина йөртүчесе ХИСМӘТУЛЛИН РАВИЛ ИЛДУС улының туган көне.

Хөрмәтле Равил Илдус улы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!