90 СЕЗОН

Яңалыклар

Пушкин картасы белән Тинчурин театрына экскурсиягә килеп була

Мәктәп укучылары һәм студентлар арасында уздырган театр айлыгы кысаларында Казан шәһәренең 96-нчы гимназия укучылары Тинчурин театрында “Театр яктылыкка, нурга илтә” экскурсиясендә катнашты. Экскурсияләр актер, драматург, режиссер Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына багышлана.

Кәрим Тинчурин театрының легендар спектакльләре, архитектура һәм сәхнә арты, декорацияләре һәм костюмнары, танылган режиссерлары һәм актерлары белән театр музее җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Вәлиәхмәт кызы Чабатова таныштырды.

Кәрим Тинчурин театрына экскурсия – мәшһүр театр киңлекләрен күрү, аның бай тарихында тирән эз калдырган шәхесләр –  Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Гали Ильясов, Гөлсем Болгарская, Рокыя Кушловская, Кәшифә Тумашева, Равил Тумашев, Вера Минкина, Әсхәт Мәҗитов, Фердинанд Фарсин, Люция Фарсина, Наил Шәйхетдинов и Исламия Мәхмүтова һ.б. иҗаты һәм тормыш юллары белән танышу мөмкинлеге ул, дип саный Розалия Чабатова.

Бүген Кәрим Тинчурин театры репертуарында –танылган замана режиссерлары куелышлары, труппада – яшь талантлар. Боларның барысы турында экскурсияләрдә белергә була.Экскурсия театр ишекләрен әле Кәрим Тинчурин театры спектакльләре белән таныш булмаган тамашачыларга да, шулай ук театрга гашыйк, аның репертуарын яраткан тамашачыларга да ача.

«Театр яктылыкка, нурга илтә” экскурсияләре даими уза. Билетларны Пушкин картасы белән дә сатып алып була.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

Пушкин картасы белән Тинчурин театрына экскурсиягә килеп була Пушкин картасы белән Тинчурин театрына экскурсиягә килеп була Пушкин картасы белән Тинчурин театрына экскурсиягә килеп була Пушкин картасы белән Тинчурин театрына экскурсиягә килеп була Пушкин картасы белән Тинчурин театрына экскурсиягә килеп була Пушкин картасы белән Тинчурин театрына экскурсиягә килеп була Пушкин картасы белән Тинчурин театрына экскурсиягә килеп була Пушкин картасы белән Тинчурин театрына экскурсиягә килеп була Пушкин картасы белән Тинчурин театрына экскурсиягә килеп була Пушкин картасы белән Тинчурин театрына экскурсиягә килеп була