90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Пушкин картасы” белән билет ал һәм бүләк от!” акциясе җиңүчеләре билгеле

Быел Пушкин картасы белән Тинчурин театрына билет алучы мәктәп укучылары һәм студентлар авиабилет, телефон, смарт-сәгать һәм пылесос оту мөмкинлеге тудырылды. Тинчурин театры игълан иткән әлеге акциянең җиңүчеләре кичә, 15 декабрьдә, билгеле булды.  Бүләкләрне “Сүнгән йолдызлар” спектакле башланыр алдыннан Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов уйнатты. Сентябрь аеннан алып шушы кичкә кадәр кабул ителгән барлык анкеталар арасыннан тамаша залыннан чакырылган Саҗидә ханым “бәхетлеләрен” сайлап алды.

Шулай итеп, Садриева Илүзә һәм Мөбарәкшин Илсаф смарт-сәгатьле булдылар, Хөсниев Аяз пылесос отты, телефон иясе – Тарасова Екатерина. Бүләккә авиабилет Сәлахова Ләйсәнгә насыйп булган. Барлык җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

К.Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов фикеренчә, яшьләрне Пушкин картасы белән театрга китерү – театрларның төп бурычларының берсе.  Шунысы сөендерә, бу кичтә “Сүнгән йолдызлар” спектаклен карарга килүче тамашачылар арасында яшьләр бик күп иде. Димәк,  куелган максатка ирешкәнбез.

Тинчурин театрының “Пушкин картасы” белән билет ал һәм бүләк от!” акциясе “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе, «Болгар» хәйрия фонды, «КамаСтройИнвест», “Мелита-Аренда», «Алексеевскдорстрой”, “ТАТЭМ” оешмалары, “Спасение” медицина иминиятләштерү җәмгыяте, «Майский» теплица комбинаты ярдәмендә үткәрелә. Генераль партнер – «Татнефть» хәйрия фонды.

Тинчурин театры матбугат үзәге

“Пушкин картасы” белән билет ал һәм бүләк от!” акциясе  җиңүчеләре билгеле “Пушкин картасы” белән билет ал һәм бүләк от!” акциясе  җиңүчеләре билгеле “Пушкин картасы” белән билет ал һәм бүләк от!” акциясе  җиңүчеләре билгеле “Пушкин картасы” белән билет ал һәм бүләк от!” акциясе  җиңүчеләре билгеле “Пушкин картасы” белән билет ал һәм бүләк от!” акциясе  җиңүчеләре билгеле “Пушкин картасы” белән билет ал һәм бүләк от!” акциясе  җиңүчеләре билгеле “Пушкин картасы” белән билет ал һәм бүләк от!” акциясе  җиңүчеләре билгеле “Пушкин картасы” белән билет ал һәм бүләк от!” акциясе  җиңүчеләре билгеле “Пушкин картасы” белән билет ал һәм бүләк от!” акциясе  җиңүчеләре билгеле