90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Пушкин картасы”

1 нче сентябрьдән Казанда һәм Россиянең башка шәһәрләрендә «Пушкин картасы» проекты гамәлгә керде. Укучыларга һәм студентларга мәдәни күңел ачу чараларына бару өчен 3000 сум күләмендә акча күчерелде.

Нәрсә ул «Пушкин картасы»?

Мәдәният министрлыгы белән Почта банкның уртак проекты. Карта яшьләргә федераль бюджет хисабына театрларга, галереяләргә, күргәзмәләргә, мәдәни үзәкләргә, филармонияләргә, музейларга һәм башка мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрү мөмкинлеге бирә. Бу виртуаль яки «Мир» пластик түләү системасы. Дәүләт аңа акча күчерә һәм аны бары тик театрлар, концертлар, музейлар һ.б. мәдәният учреждениеләренә йөрү өчен генә кулланып була.

«Пушкин картасын» ничек алырга?

1.«Госуслуги» сайтына теркәлегез һәм гариза бирегез. Аннан хисап язмасын раслагыз.

2. “Госуслуги. Мәдәният» мобиль кушымтасын урнаштырыгыз.

3. «Пушкин картасын» чыгаруны раслагыз.

4. «Культура.РФ» сайты яки кушымтасы аша кирәкле чараны сайлап алыгыз һәм карта белән түләгез. Билетны мәдәният оешмасының үз сайтыннан яки касса аша алганда оешманың «Пушкин картасы» программасында катнашуын ачыклагыз.

«Пушкин картасында» акча кайчанга кадәр саклана?

3000 сум акчаны 2021 нче елның 31 нче декабренә кадәр кулланырга кирәк. 2022 нче елның 1 нче гыйнварыннан картага 5 мең сум киләчәк. Акча карта хуҗасына 23 яшь тулганчы һәр елны күчереләчәк.