90 СЕЗОН

Яңалыклар

“ТАТАР-ИНФОРМ” ДА КӘРИМ ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ IX ХАЛЫКАРА МИЛЛИ ДРАМАТУРГИЯ ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЧӘКЛӘР

Хөрмәтле журналистлар! Сезне 30 нчы октябрь 15.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Кәрим Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз!

Спикерлар:
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов
Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры директоры – Рашат Фәесхан улы Фәйзерахманов
“Петербург театраль журналы”ның мөхәррире, А.М.Володин исемендәге “Пять вечеров” фестиваленең модераторы – Оксана Валерьевна Кушляева
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек җитәкчесе – Нияз Рәүф улы Игъламов

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.