90 СЕЗОН

Яңалыклар

Премьера белән, дуслар: 2 нче көн!

19-20 ноябрь К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “Полиционер” спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Режиссеры – Туфан Имамутдинов. Композиторы һәм дирижеры – Ильяс Камал.
Спектакльдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты – Зөфәр Харисов; Татарстанның халык артисткасы – Зөләйха Хәкимҗанова; Татарстанның атказанган артистлары – Алмаз Фәтхуллин, Ренат Шәмсетдинов, Зөлфия Вәлиева, Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллина, Харис Хөснетдинов, Рөстәм Гайзуллин; Илфак Хафизов, Салават Хәбибуллин һәм яшь артист Эдуард Никитин катнаша.