90 СЕЗОН

Яңалыклар

Премьерага әзерлек!

13, 14, 26 нчы апрель, 18.30 сәгатьтә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры детектив жанрдагы “Шах…Мат!” спектакленең премьерасын тәкъдим итәчәк. Лейла Салахатдинова әсәре буенча куелучы әлеге моноспектакльдә Прокурор ролен Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин башкарачак.
Режиссеры – Марсель Мәхмүтов.