90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Полиционер” спектакле турында Рәмис Латыйпов фикере!

“Полиционер” дигән спектакль карадым Тинчурин театрында. Илгиз Зәйни пьесасы, режиссер Туфан Имаметдинов.

Безнең тормышны, чынбарлыкны сәхнәдә күрсәткәннәр. Көлсәң дә була, еласаң да.
Халыкның психологиясен шулкадәр әйбәт белеп әзерләнгән сәнгать әсәре! Вак детальләренә кадәр белеп куелган. Спектакль кебек тә түгел – үз авылыңдагы кешеләрне күреп утырасың, монысы фәлән бит, монысы төгән… Бездә дә участковый Зөлфәт исемле, ул да нәкъ шундый дип. Фәлән абый, төгән апа шушы бит дип карап утыра торган.

Вакыйга 2012 елда – милицияне полициягә әйләндергән чорда бара. Милиционерлар полициягә әйләнә, участковый Идеалның да полицейский буласы килә, ә күрсәткечләре юк. Милициядәге әшнәлек күрсәтелгән. Начальнигы Идеалны үзенә кулай булыр дип күрә, аңа ярдәм итә, күрсәткечләре яхшы булсын өчен аңа ярдәмче бирә. Булган җинаятьчеләрне тотасы урынга булмаган җинаятьләр уйлап чыгарып, күрсәткечләрен яхшыртмакчы булалар. Аннары начальнигы кызып китә, чынлап утырта башлыйлар. Соңыннан Идеал үзе дә азартка кереп китә.

Бер дә күктән алынмаган, бар да чын. Гротеск – арттырып җибәрү алымы бик уңышлы кулланылган. Юк кына тема кебек, чынлыкта бик тирән, хәтта әйтер идем сәяси спектакль бу. Көлеп кенә утыра торган түгел, төптән уйлап карасаң, әллә нинди әйберләрне казып чыгарганнар.

Әмма карарга бик кызык! Дөньяның шушы ягын – тәртип саклау органнарына бәйле бөтен кимчелекләрне бар чынбарлыгы белән күрсәткәннәр.

Рольләрне бик дөрес итеп сайлап алганнар. Нәкъ шундый типаж по-милиционерлар була.

Начальник милиции Рөстәм Гайзуллин – нәкъ үзе инде. Тавышы бөереннән чыга, үзен белми, кешене өйрәтә. Коньяк каплап куюларына кадәр чып-чын инде менә! Үземнең күргән-белгән танышлар чалт итеп күз алдына килеп басты – алар да нәкъ шулай әйләндереп каплыйлар, кырыйга карап. Бүген үк берәр отделга кертеп урнаштырырга була – калганнары сизми дә калачаклар. Исемен калдырырга да була иде әле. “Иптәш Гайзулллин” – текә, шәп.

Төп герой Идеал – Алмаз Фәтхуллин. Аңшабый, ялкау һәм “әни малае” участковый. Ә слабый характерлы кешеләр мәкерле һәм эчкерле була. Монысы да шулкадәр шәп итеп күрсәтелгән – аңгыраеп йөри-йөри дә, кулында көч икәнен күргәч, бөтенесен изеп китә. Мондый типажларны да күргән-белгән бар. Ә кешеләрне төрмәгә утыртканда теттереп биегәне инде! Оркестр чокырына егылып төшмәсә ярар иде дип утырдым, әмма милиционер нык була инде, төшмәде, Аллага шөкер.

Милиционер Хафиз дигәннәре – безнең участковый инде. Ул да шундый ук. Кәлтә кебек ябык, төлке кебек хитри, күсе кебек шома. Аз гына якты чырай күрсәтсәң дә, матур елмаеп, наскиеңны салдырып чыгып китә. Бик шәп.

Кешенең хәленә кергән булып, матур гына сөйләштереп, “дело” тегеп утыра торган әзмәверләр. “Подстава” дигән әйберне дә бик яхшы кулланганнар – кеше отставкага китәр алдынннан еш кулланыла торган әйбер. Дуслар кебек карап торышка барысы да, ә эчләрендә кара җылан. Үзләренең карьерасы дигәндә дус та, дошман да юк, кешенең башына басып китәргә торалар.

Кеше ялгыш кына әйткән сүзне үргетеп, 1,2,3,4,5 елга утыртып куярлык “дело”га әйләндереп кую алымы күрсәтелгән.

Кулга алынган кешеләргә мөнәсәбәт тә бик шәп бирелгән. Алай түгел ул дип уйлаган кешеләр “Дальний” бүлекчәсен искә төшерсен, андыйларның кулына төшсәң, Алла сакласын, алар пистолетлы Мәрьям-Гөлчәчәктән курка куркуын, әмма читлек эчендә калсаңмы?

Әле күптән түгел генә Кукмарада бер яшь террорист малайны тоткарлаганнар иде бит. Менә нәкъ шушындый поли-милиционерлар булгандыр инде ул. Унике тапкыр атып, алты тапкырында тидергәннәр, алай да теге яшүсмер ике тапкыр пычак белән кадап өлгергән дип яздылар бит. Болары да уенчык пистолет тоткан хатынны күргәч, идәнгә сузылып яталар, анысын тоткарлар өчен махсус отрядлар пәйда була. Инде уенчык пистолетлы хатынны тоткарлагач, кәпрәюләренә кадәр бар да чын дөрес.

Һәр авылда нәкъ менә Зөфәр Харисов уйнаган кебек карт бар! Сөйләшүләренә кадәр шул! Үз-үзен тотышына кадәр. Эчкерсез “подкаблучник”. Кулын артына куеп, мемер-мемер сөйләшеп урам шомартып йөри торган карт. Хатыны ролендәге Зөләйха Хәкимҗанова да чын авыл әбие. Кигән пиджәгенә кадәр ничек оста сайлап алганнар дип карап торырлык.

Авыл кешеләре шундый беркатлы була. Нәрсәнең дөрес, нәрсәнең дөрес түгелен белеп тә бетерми. Әбине мәк үстергәнен сөйләп бирә – улы һәм аның хезмәттәшләре “палка” өчен утыртып куярга да әзер. Әле куанып утыра, улымның хезмәттәшләре дип, милиционерларның үз кирәкләрен генә уйлап утырганын белмичә.

Исерекне чып-чын итеп уйный Харис Хөснетдинов. Мондый типтагы – ачык күңелле, артык зыянсыз, һәрвакыт кызмача, булышырга әзер торган кыяфәтле исерекләр дә күп була авылларда. Исерекләрнең җыелма образы! Исерек хатыны ролен Гөлчәчәк Хафизова бик шәп биргән. Исерек хатыны шулай урамда йөзен дә күрсәтергә оялып, битен капларга тырышып уза, исерек ирен күргәч, аны күрмәмешкә салышып китәргә тырыша – “безне бергә дип уйламасыннар”. Ә инде бер көн аек булган иренә сөенеп, аны күкләргә күтәрүе – бик күңелле.

Аннары авылларда “утырып кайткан” атлы кешеләр була. Андый образ да бар. “Утырып кайткан” авыл агайлары Ренат Шәмсетдинов кебегрәк була. Матур сөйләшә, сакал тегеп китә, авылның берәр хатынына йортка керә, аны җәберләп яши, утырта башлагач, берәрсенә гаебен сылап калдыра. Андыйларны йортка керткән Җәмилә (Зөлфия Вәлиева)лар да була авылларда, башка ир булмагач дип, шулары белән мактанып яши торган.

Карак кибетче хатын Гүзәл Гайнуллина – менә кем-кем, ә андый типажлар да һәр авылда диярлек бар. Шундый юха елан кебек, теләсә кемгә сыланырга әзер торган ханымнар.
Типаж булу гына түгел. Типаж пьесада була ала. Аны режиссер бирә, артистлар уйнап бирә алмаска мөмкин. Монда барысы да бер дигән итеп уйнап бирә алганнар. Әйтәм бит, шушы апа-абый бит бу авылдагы дип карап утыра торган итеп уйнаганнар.

Спектакльдә ачып бирә торган бик күп вак детальләр бар. Бу Илгиз Зәйни кулыдыр инде, аның шулайрак була.

Тимер читлеккә утырган авыл халкының “Су буйлап” җырын җырлавы үзе бер әкәмәт, үзе бер кәмит. +500! Бу эпизодны уйлап табучыга.

Спектакльдә Тинчурин театрының оркестр чокырындагылар да катнаша. Музыка уйнап кына калмыйлар, спектакльдә катнашалар. Искиткеч. Изумительно. Дирижер Ильяс Камалны милиция киеменә киендереп, артистка әйләндергәннәр. Бик кзк караш. Маладис, режиссер һәм Ильяс Камал.

Әллә никадәр проблеманы өеп куйдылар, моны бәхетле итеп хәл итсәләр, участковый әнисен чыгарып җибәреп, хеппи энд булса, ничекләр чыдармын дип уйлаган идем. Аллага шөкер, алай ахмакларча хәл итмәделәр. Искиткеч итеп тәмамлана.

Әшнәлек шулкадәр шәп итеп күрсәтелгән! Кара халыкка – чын сроклар, ә полковникларга – шартлы срок! Нәкъ тормыштагыча.

Участковый азактан халыкка карап: “Сезнең дәшмәскә хакыгыз бар! Сезнең әйткәнегез сезгә каршы файдаланылачак!” дип кат-кат кычкыра. Халыкка бер кисәтү кебек – безнең халык бит үз хокукларын белми. По-милиция кулына эләксә, ничек бар, шулай сөйләп бирергә кирәк дип белә. Ул Америкада гына полиция кулга алуга “Дәшмәскә хакыгыз бар” дип кисәтә, дәшмәскә куша. Аларда полициянең эше кулга алу, ә җинаятьне ачу һәм хөкем итү тикшерү һәм суд эше. Ә бездә кеше “җылы килеш” бөтенесен сөйләтеп бетерәләр, шуңа да төрмәләр 2 капчык бәрәңге урлаган кешеләр белән тулган.
Бу соңгы җөмлә комедия жанрыныкы түгел, монысы инде трагедия.

Бу дөньядагы бик күп характерларны һәм кимчелекле якларны ачып биргән бик кзк спектакль. Безнең тормыш, безнең участковый, безнең кибетче… һәм башкалар дип карап утырдым.

Сюжетта “Кремень” фильмы элементлары бар кебек.

Дөрес, беренче өлеш бик үк комедия түгел, көлдерерлек әйберләр азрак. Вак-төяк элементлар, әңгәмәләр кертеп, анысын да рәхәтләнеп көлеп карарлык итеп була иде дип уйлыйм. Менә шунысын уйлап бетермәгәннәр. Фокус-группа ясап, күрсәтеп карасалар, шунда ук күзгә чалынган булыр иде беренче өлештә нәрсә җитеп бетмәгәне. Кайбер эпизодлар сузылыбрак та киткән.

Ә менә икенче өлеш бер сулышта карала. Бик шәп.

Аннан соң килеп, милициянең полициягә әйләнүе чынннан да 2011-2012 елларда бик актуаль тема иде, әллә никадәр бәхәсләр барды җәмгыятьтә, пьеса шул чакта язылгандыр. Бу тема хәзер бераз искерде. Кеше бәлки бераз оныткандыр бу теманы. Бәлки күбрәк полицейский була алмыйсың урынына “аттестация үтә алмыйсың” дигәнне алга сөрү уңышлырактыр.

Ярар, үзең чыгып уйнап кара дип кенә язмагыз.

Бик күңелле, бик тормышчан һәм гыйбрәт әсәр! Бу теманы бу дәрәҗәдә бирүчеләр юк иде әле.