90 СЕЗОН

Яңалыклар

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан булачак чаралар

7.12.2021 1. “Карурман” спектакле.

2. Спектакль алдыннан театр музеенда экскурсия.

Катнашучылар: Татарстан Республикасының ятим балалар һәм инвалидларны яклау “Наз” иҗтимагый хәйрия фонды. Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы – «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының Казан шәһәре Идел буе район оешмасы.

 

8.12.2021 1. “Сүнгән йолдызлар” спектакле.

2. Спектакль алдыннан театр музеенда экскурсия.

Катнашучылар: «Сәламәтлеге чикләнгән затлар белән эшләү буенча Республика вузара үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан җирле оешмасы. ТР яман шеш авыруы кичергән инвалидларның «ӨМЕТ-НАДЕЖДА» клубы һәм Казан шәһәренең Совет районы ОО ТРО ВОИ «ТР Инвалидлар җәмгыяте» оешмасы.

 

9.12.2021 1. “Эх, алмагачлары!” спектакле.

2. Спектакль алдыннан театр музеенда экскурсия.

Катнашучылар: Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы – «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының Казан шәһәре Идел буе район оешмасы. Татарстан Республикасының ятим балалар һәм инвалидларны яклау “Наз” иҗтимагый хәйрия фонды.

 

12.12.2021 1. “Гашыйклар тавы” спектакле.

2. Спектакль алдыннан театр музеенда экскурсия.

Катнашучылар: Казан шәһәренең «Картаямыни соң йөрәк» ветераннар һәм инвалидлар иҗтимагый оешмасы. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан җирле оешмасы.

12.12.2021 К.Тинчурин театры каршында эшләп килүче сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могжиза” театры студиясенә йөрүчеләр катнашында ачык дәрес.