90 СЕЗОН

Яңалыклар

Олы йөрәкле әниләребезгә бүләк!

30 нчы апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “Дети едины” хәйрия фонды әниләренә күркәм бүләк ясады. Бу җомга кичендә олы йөрәкле әниләребез З.Хәкимнең “Акча бездә бер букча” спектаклен тамаша кылды. Бәхетнең янәшәдә генә икәнлеген искәрткән әлеге тормышчан спектакльдән әниләр бик канәгать калды.