90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Нәүрүз” театр фестивалендә – “Бишек”!

Хөрмәтле тамашачылар! 10 нчы июнь, 18.30 сәгатьтә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, Төрки халыкларның XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале кысаларында, Алтай Республикасының П.В.Кучияк исемендәге милли драма театры “Бишек” спектаклен күрсәтә. Режиссеры – КРның атказанган сәнгать эшлеклесе Баатр Колаев. Дуслар! Ч.Айтматовның “Гасырдан да озын көн…” романы һәм алтай телендәге “VI-XII йөз борынгы төрки поэзиясе” нигезендә эшләнгән спектакльне күрми калмагыз!