90 СЕЗОН

Яңалыклар

Нәҗип Җиһановка багышланган концертта композиторның улы катнашты

2 июньдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе белән берлектә «Алтын кояш нурларында» дигән концерт программасын тәкъдим итте. Әлеге чара татар композиторы, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Җиһановны искә алуга багышланды.

Концертның ачылышында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Әлфия Җаппарова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Ильяс Камал, Н.Җиһановның улы Иван Җиһанов катнашты.

  • Композиторга һәйкәл – аның музыкасы. Безнең илдә яхшы композиторлар күп, аларның музыкасы, үзләре бакыйлыкка күчкәч тә, яңгыравын дәвам итә. Җиһанов сыман кешеләр дә бар: алар үзләреннән соң материаль булмаган мирас кына калдырып калмый, шулай ук консверватория, музыка мәктәпләре, Татарстанда ачылган дистәләгән музыка мәктәпләре, симфоник оркестр булдыра, опера театрын ача. Җиһановның йөрәге бөтен илне колачлады. Без кая гына барсак та, консерваторияне тәмамлаган кешеләрне очратабыз. Бу, – чыннан да, искитмәле күренеш: алар оркестрларда җырлый, вузлар белән идарә итә, телетапшырулар алып бара. Җиһанов исеме бөтен Россиядә, БДБ илләрендә яңгырый. Театрга, оркестрга, консверваториягә, Нәҗип Җиһановны хәтерләгән һәркемгә зур рәхмәт! Хәтер булганда, музыка да яши. Музыка исән булганда, һәрвакыт елмаеп торган Нәҗип Җиһанов та күңелләребездә яшәр, – диде Иван Җиһанов.

Әлеге концерт театр оркестрының «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» циклы кысаларында узды. 2 июнь – татар композиторы, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Җиһановны искә алу көне дә. Шул уңайдан концерт программасында Н.Җиһановның операларыннан («Качкыннар», «Җәлил», «Алтынчәч» һ.б.) өзекләр яңгырады.

«Бу сәхнәдә элек Фәйзиләр, Сәйдәшләр, Җиһановлар, Тинчуриннар, бергә кайнашып, борынгы көйләрне саклап, аларны классик форматка китереп, опералар, драмалар, музыкаль комедияләрне безгә бүләк итеп калдырды. Әлеге әсәрләргә шулкадәр игътибар белән карап, бу әсәрләрне саклап калырга кирәк. Яшь буын да аларны онытмасын, чөнки бу көйләрдә – иксез-чиксез мәдәни мирас, музыкаль артефактлар. Нәҗип Җиһанов булдырган консерватория иҗат итә һәм безнең Россиянең музыкаль мәдәниятнең алтын фонды булып тора», – диде Әлфия Җаппарова.

Шушы концертлар циклының төп максаты — тамашачыларны классик һәм хәзерге заман композиторлары иҗаты, башкаручылар аша татар музыкасының югары үрнәкләре белән таныштыру.

«Без шушындый уртак проектлар булдыруыбызга бик шат. Алга таба да бергә хезмәттәшлек итәргә язсын», – диде Ильяс Камал.

Концертта Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Әлфия Җаппарова җитәкчелегендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе һәм аның солистлары: Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, халыкара конкурслар лауреатлары Айгөл Гардисламова, Сөмбел Кыямова, Руслан Закиров, Алинә Кәримова, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, Инсаф Ганибаев, Мәрьям Җаппарова һ.б. катнашты. Шулай ук чарада Тинчурин театры артистлары Илнур Байназаров чыгыш ясады, чараны Резедә Сәләхова, Артем Пискунов алып барды.

Нәҗип Җиһановка багышланган концертта композиторның улы катнашты Нәҗип Җиһановка багышланган концертта композиторның улы катнашты Нәҗип Җиһановка багышланган концертта композиторның улы катнашты Нәҗип Җиһановка багышланган концертта композиторның улы катнашты Нәҗип Җиһановка багышланган концертта композиторның улы катнашты Нәҗип Җиһановка багышланган концертта композиторның улы катнашты Нәҗип Җиһановка багышланган концертта композиторның улы катнашты Нәҗип Җиһановка багышланган концертта композиторның улы катнашты Нәҗип Җиһановка багышланган концертта композиторның улы катнашты Нәҗип Җиһановка багышланган концертта композиторның улы катнашты Нәҗип Җиһановка багышланган концертта композиторның улы катнашты Нәҗип Җиһановка багышланган концертта композиторның улы катнашты Нәҗип Җиһановка багышланган концертта композиторның улы катнашты Нәҗип Җиһановка багышланган концертта композиторның улы катнашты Нәҗип Җиһановка багышланган концертта композиторның улы катнашты Нәҗип Җиһановка багышланган концертта композиторның улы катнашты