90 СЕЗОН

Яңалыклар

Нәни дусларыбыз кунакта!

23 нче июньдә театрыбыз кабат балаларның шат авазларына күмелде. Чөнки бүген балалар әйдәп баручы артистларыбыз белән, «Уен фест» фестиваленең дәвамы буларак, халкыбызның традицион уеннарын уйнадылар. Шулай итеп, нәни дусларыбыз йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез белән якыннан танышты. Уен бик җанлы, күңелле узды.