90 СЕЗОН

Яңалыклар

Нәзер тотса, хатыныңны да ятка бирерсең: Туфан Миңнуллиннан сүзнең көче турында көчле спектакль (“Интертат”, 06.06.19, автор – Алинә Айдарова)

Нәзер тотса, хатыныңны да ятка бирерсең: Туфан Миңнуллиннан сүзнең көче турында көчле спектакль

Безнең халык әйтәсе сүзеңне үлчәп әйт, ди. Әлеге җөмләнең никадәр дөрес булуы хакында уйланганым юк иде. Туфан Миңнуллинның “Нәзер” әсәренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән спектакльне карап кайткач, һәр сүзнең көче булуын аңладым.

Сюжет линиясе

“Нәзер” спектаклендә бары тик дүрт кенә кеше генә катнашты. Алар Татарстанның атказанган артистлары Ирек һәм Гөлчәчәк Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева, Рөстәм Гайзуллин. Бетте. Беренче карашка бик аз тоела, ләкин иң мөһиме – артык түгел. Һәм аларның дүртесенең дүрт төрле язмышы, дүрт төрле хис-кичерешләре.

Әсәрдә дүрт төп герой: Хисмәтулла, Хикмәтулла, Маһирәһәм Заһирә. Геройларның исемнәренә игътибар итик: алар бик охшаш. Бергә уйнап үсәләр, бииләр, җырлыйлар – бар да гади. Бер-берсенә мәхәббәт аңлаталар. Алар бәхетле! Аларга бары тик егерме. Бар тормышлары алда.

Гармунында өздереп уйнаучы Хисмәтулла белән тиктормас Маһирә һәм бераз гына тыйнаграк Хикмәтулла белән Заһирә кавышырга сүз куеша. Туйны хәтта бер көндә уздыралар. Алар бәхетле! Ләкин… сугыш. Сугыш барысын да чәлпәрәмә китерә. Хисмәтулла белән Хикмәтулла сугыш кырларына китә. Бер-берсеннән аерылмый, иңгә-иң терәлеп атлыйлар. Алар дус! Ләкин сугыш дуслык, мәхәббәт дигән төшенчәләрне белми. Бомба шартлап, Хисмәтулла аңын югалта. Ул уянгач, дустын таба алмый, бернәрсә дә хәтерләми. Һәм дустын мәңгегә югалта.

Юк, Хикмәтулла табылмый дип уйламагыз, ул авылына кире әйләнеп кайтачак, ләкин ул инде элеккеге тыйнак Хикмәтулла булмаячак.

Хисмәтулла уянгач, бернәрсә дә хәтерләмәсә дә, дусты белән соңгы сөйләшүен исендә тота. Мәңгелек дип күз алдына китерелгән дуслыкны аткан ук күк әйткән сүз боза. Әлеге сүз нәзер була. Ике дус уены-чыны белән нәзер әйтешкән була: “Әгәр дә икебез дә исән кайта калсак, бер атнага хатыннарны алмашырбыз! Нәзер яшәтә ул, ә үләсе бер дә килми”, – ди Хикмәтулла. Әгәр дә берсе генә исән кайтса, бер-берсенең гаиләсен ташламаска сүз куешалар.

Хисми кайта, Хикми югала. Хисмәтулла кайткач, нәзерен хатыны Маһирәгә сөйли. Маһирә, сүз белән әйтмәсә дә, аның эчтән генә Хикмәтулланың кайтмаганына бераз сөенгәне сизелде кебек. Кайда инде башка ир кочагына яту! Бер атналыкка гына хатын булу!..

Хикмәтулланың үлүе турында бер сүз дә булмагач, Заһирә көтә.

Менә бәхетле булабыз дип, мәңге дус булабыз дип хыялланган ике гаилә. Хисмәтулла белән Маһирә гөрләтеп яши башлый. Биш бала алып кайталар. Ә Заһирә бер ялгызы.

Күп еллар үткәч, Хикмәтулла авылга кайта. Заһирә сөенә, ләкин элекке ирен танымый. Гомер булмаганын Хикмәтулла аракы эчәргә өйрәнгән була. “Тормыш өйрәтә”, – ди ул.

Ут кебек Хисмәтулла урын өстенә ята. Хәле аяныч, хәтта балалары белән бәхилләшеп калу теләге уяна анда. Шулчак Маһирә нәзерләрен искә төшерә. “Нәзер тота сезне”, – ди хатыны.

Маһирәнең бер дә ирсез каласы килми һәм ул нәзерне үтәргә кирәк икәнен аңлый. Алар нәзерне үтәргә сүз куешалар. Күз алдыгызга китерегез: ике дус хатын белән алмаша.

Спектакльнең башында геройларның биегәннәрен язып үткән идем. Әлеге бию вакытында яшьләр ялгыша. Заһирә Хисмәтулла янына, Маһирә Хикмәтулла янына баса. Бу ялгышу болай гына күрсәтелмәгән икән. Баксаң, Заһирәгә Хисмәтулла, ә Хикмәтуллага Маһирә ошаган булган. Әллә ялгыш, әллә язмыш дигән сүзләр искә төшә.

Заһирә Хисмәтулла хатыны булып бер өйдә торгач, алар арасында мәхәббәт уяна. Бу мәхәббәтне бер төнлек дип кенә кабул итә башта тамашачы.

…Ир-хатын статусында булып яшәүнең бер-ике көне генә калып килә. Тик Заһирә Хисмәтулладан балага уза. Аларның мәхәббәт төннәренә кадәр Хикмәтулла Маһирәне яратып йөргәне турында барысына да әйтергә өлгерә.

Маһирә “бер атналык ирен” мунчага алып бара. “Ике көн генә булса да, мин теләгәнчә яшәче”, – дип сорый Хикмәтулла Маһирәдән. Ләкин ахырда Хикмәтулланың: “Мине эзләмәгез”, – дип өйдән чыгып китүе ачыклана. Ул бүтән кайтмый. Аның турында поезд астында үлгән дип хәбәр итәләр.

Авырлы Маһирә, Заһирә һәм бер Хисми кала. Заһирә, әлбәттә, егерме ел көткән баласыннан котылырга бер дә уйламый. Калганнар да гөнаһ юлына басуны киңәш итми. Шулай итеп өч дус бергәләп яши башлый. Маһирә Хисмәтулланың ике хатынга җитәргә тиешлеген әйтә. Ире белән мактана… Ә ирнең көче, чыннан да, җитә: Заһирә тагын берне алып кайта.

Ахырда Маһирә үлә. “Без аны көн саен искә төшерәбез”, – ди Хисмәтулла. Пәрдә. Спектакль тәмам.

Маһирә кебек хатыннар җитми

Сокландыргыч рольләрнең берсе – Маһирә роле иде. Минемчә, аның төп максаты – гаиләне саклап калу. Ирен югалтмас өчен башка ирнең кочагына ята алган хатын-кыз ул. Хәтта, нәзер турында белгәч, эчтән генә Хикмәтулланың кайтмавына сөенүе дә гаиләне саклап калу хакынадыр.

Бүгеннән чыгып карасаң, минемчә, хыянәтне кичерә алырдай ханымнар яисә туташлар әллә ни күп түгелдер. Кайда инде анда хыянәт? Хәтта бер ярамаган сүз әйтсәләр дә, киемнәрен җыеп китү ягын гына караучылар еш очрый. Ә монда дус кызыңның иреңнән авырлы булуын беләсең. Һәм әлеге хаклыкны ничек бар, шулай кабул итәсең. Ирең белән бүлешеп торырга да риза буласың. Ә бит күпләр, иренә сүз әйтергә дә ирек бирмичә, яки аны өйдән куарлар, яки үзләре чыгып китәрләр иде.

Маһирә – акыллы хатын-кыз. Күпләргә үрнәк ул. Сүзгә чая, шук. Бүген күпләр хәзер түбәндә язылачак сүзләр белән эш итсәләр, күпме гаилә сакланыр иде. Сезгә Маһирәдән гаилә саклап калу киңәшләрен төяп алып кайттым.

1. “Эт булсын, ди; эт янында ит булсын, ди; эт шул чакта ничек тик торсын, ди?!”. Ягъни, ир янында хатын-кыз булса, ул тик тора алмый.

2. “Сөйләгәннәр сөйләсеннәр, тел сөйләр өчен бирелгән”.

3. “Кочаклар өчен тел кирәкми”. Ягъни, сөйләшәсе килмәгәндә дә ирегезне кочаклап ятыгыз.

4. “Ир бит ул кочаклап ятар өчен генә түгел, ир бит ул – терәк”. Кочаклашасы килмәсә дә, чыгып китү ягын карамагыз.

Өйләнешкәч, түшәк уртак була инде

Спектакль вакытында минем янымда бер рәт укытучылар утыра иде. “Әлләй, кулы кереп китте”, – дип сөйләшәләр.  Соң, хатыны бит, кереп китәр инде шунда.

Тамашада күрсәтелгән яратышулар, кочаклашулар искиткеч. Кешеләрчә! Хисмәтулла сугыштан кайткач, хатыны Маһирәне яратты, кочты, күтәрде. Бу гадәти күренеш, ләбаса. Ире сугыштан кайткан, аңлыйсызмы? Сезнекеләр бер-ике көн эшләп кайткач та, түшәккә аудару ягын карыйсыздыр. Әле бит кочуның да төрлесе була – алар матур итеп кочаклаштылар. Йөзләре, мимикалары ярдәмендә бер-берсен яратуларын аңлаттылар.

Ә Заһирә белән Хисмәтулланың бергә төн үткәрү эпизодында Хисминең Заһирәне өскә чөйгәне үзе бер могҗиза булды. Заһирә, ире Хикмәтулла кайткач та, ир назын тоймаган хатын. Ә монда яшьли сөйгән яры коча. Заһирәнең эчтәге алиһәсе күтәрелеп: “Мин хатын-кыз”, – дип үз-үзенә бәйрәм ясаган кебек тоелды.

Өскә үк күтәрде! Заһирәнең очар канатлары барлыкка килгән төсле булды. Шушы сихри төннән соң Заһирә әни булачагын белде. Һәвес, бәхет, бу пошынкы спектакль түгел.

Геройлар чын дуслар булганмы?

Спектакль дуслык турында да уйландырды. Тамаша башында геройлар бит шундый дуслар иде. Әйтерсең лә аларның дуслыкларын бернәрсә дә аера алмас кебек иде.

Тамаша тәмамлангач, гадәттә, тамашачы телендә бары тик спектакль гына була. Бер ханым белән сөйләшеп киттек. Минем соравым барлыкка килде: әгәр дә Хикмәтулла Маһирәне яраткач, ни өчен ул Заһирәгә өйләнгән? Заһирә нигә Хикмәтуллага кияүгә чыккан? Нәзер әйткәндә, билгеле, егетләрнең өйләренә кайтасы килгәндер – монысы бәхәссез. Нәзерне яшь чагында Хикмәтулла әйтә. Хатыннар алмашып, Маһирә белән яши башлагач, яңа хатыныннан үзен бәхетле итүен сорый. Аның Маһирәне бер атнага булса да хатынлыкка аласы килгән микән?!

Нәзерне ул өйгә кайтыр өчен генә түгел, ә дустының хатынын бер атна гына булса да үзенеке итәр өчен әйткән ахыры.

Ни өчендер Заһирә белән Хисмәтулланы кызганам. Минемчә, әлеге дүрт герой мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмиләрдер. Менә алар дус, һәм шуның белән шул. Яратканда, дус булу кирәк, әйе. Ләкин мәхәббәт дуслык кына түгел.

Ә Хисмәтулла янында һәрбер хатын-кыз да бәхетле була аладыр. Андый ирләр бүген дә бар. Эше бар, ир буларак та төшеп калганнардан түгел (ике хатын белән яшәп карагыз әле!).

Ике дус егетне Туфан ага капма-каршы итеп куя. Алар икесе-ике төрле: Хисми – сәламәт, эчми, эше бар, хатынын ярата, биш бала тәрбияли. Хикми – “аракыга сатылган”, аягында менә егылам дип кенә тора, гаилә тынычлыгы юк. Менә шул.

Алар дус булганнардыр, әйе. Башка чаралары булмаганга дус булганнар. Соң Заһирә белән Маһирә дус, Хисми белән Хикми дус. Барысы да аңлашыла кебек, алар бер-берсе өчен яратылган. Менә шундый фикер йөрткәннәрдер яшьләр. Ләкин язмыш кына аларның фикерләрен тыңларга теләмәгән.

Яратышып өйләнешергә кирәк – монысы факт!

Тинчурин артистлары нигә үз өйләреннән киткән? 

Режиссёр Зиннур Сөләйманов иде. Әлеге әсәрне үзәккә үтәрлек итеп сәхнәләштергәне өчен аңа рәхмәт.

Спектакльләр турында кайчак “начар” дип язалар. Спектакль беркайчан да начар була алмый. Начар дип тапсалар, аңламауларын әйтсәләр, мәсьәлә тамашачының үзендәдер. Минемчә, театр безне дөрес фикер йөртергә әйдәүче, өйрәтүче сәнгать өлкәсе. Бераз уйлану гына сорала. Һәм, әлбәттә, килү!

Бу тамашага килгәндә, ул һәрбер әйткән сүзне уйлап әйтергә кирәк икәненә төшендерә. Ялгыш уйланган фикер дә, ачулы чакта әйтеп ташлаган сүз дә каргыш төшерергә мөмкин. Нәзер дә уен эш түгел. Сүз куешкансың икән, үтәргә кирәк. Әйтелгән сүзең артыңнан куып тотар – көт тә тор.

Ни өчен Тинчурин театры артистлары дүртәүләп кенә аерым бер проект булдырырга уйлаганнар икән? Спектакльнең үзен дә инде уйнап ияләшкән сәхнәдә түгел, ә Ленин мәдәният сараенда күрсәткәннәр икән? Бу сорауларга җавап гади кебек, әмма аны әйтәсем килми. Спектакльдә Заһирә ролен башкарган Зөлфия Вәлиева безнең белән аерым әңгәмә корырга вәгъдә итте. Аның белән аралашканда, бу сорауларны да бирергә кирәк булыр.

Артистлар турында да язып үтим. Туфан абыйның: “Артист һөнәре профессия түгел, диагноз”, – дигән сүзләре бар. Моның белән килешмичә мөмкин түгел. Хәтта спектакль тәмамлангач та, актерлар үзләренең рольләреннән чыга алмадылар. Гөр-гөр килеп биеделәр, шатландылар. Залны шатландырдылар. Рәхмәт сүзеннән башка сүз юк!

Менә шул. Барыбер мин, күпме тырышсам да, әсәрнең асылын тулаем аңлата алмам. Барып карарга киңәш итәм. Уйланып кайтырсыз, артык булмас.

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Владимир Васильев

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/madaniyat/n-zer-totsa-khatyny-ny-da-yatka-birerse-tufan-mi-nullinnan-s-zne-k-che-turynda-k-chle-spektakl/