90 СЕЗОН

Яңалыклар

Наталья Санникова белән очрашу!

18 нче сентябрь, 16.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда тәрҗемәче, Ельцин Центр Театр платформасының җитәкчесе Наталья Санникова белән “Об особенностях перевода с французского”дигән темага очрашу булды. Фестиваль кысаларында үтүче әлеге чарада ул тәрҗемә өлкәсенә кагылышлы үзенчәлекләр хакында сөйләде, киңәшләрен бирде.